Хатаны төзәтү мөһим
«Яшьлегемдә булган хаталарны искә алганда миңа бик оят. Әле ярый, соңрак булса да акылга утырганмын. Ул чактагы ялгышлар дәвам иткән булса, тормышым бик күңелсез тәмамланган булыр иде. Хәзер мин үземне бәхетле саныйм» – ди Габделбәр яшьлек елларын искә алганда.
... Габделбәр белән Гамбәрия дуслары оештырган кичәдә таныштылар. Кичә бик күңелле булып, кичке сәгать уннарга кадәр дәвам итте. Кабат алар икәүдән-икәү, күктәге йолдызларга сокланып, шәһәр урамнарында бик озак йөрделәр, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Сәгать 11-ләр тирәсендә Гамбәрия: «Миңа кайтырга вакыт җиткән икән», – диде. Егет кыз белән аерыласы килмичә: «Өеңдә ирең, балаларың көтәме әллә?» – дип шаяртты.
«Кияүгә чыгып, балалар алып кайту, тату, дус гаилә кору һәр кыз баланың матур теләге инде ул. Мин дә искәрмә түгел. Әлегә ялгыз, тулай торакта яшим бит, анда үз тәртипләре», – дип җавап бирде, тегесе. Егетнең үзенә кунакка чакыруын да матур гына кире какты. Чибәр, телгә оста Габделбәр моңа кадәр кызлардан «юк» дигән җавап ишеткәне булмаганга, бераз аптырап калды. Ул бер көнлек кызлардан аерылып торган Гамбәриянең телефон номерын сорап алды. Чын аучының корбаны качса, аны дәртләндергән кебек, егет икенче көнне үк кызга шалтыратып, очрашуга чакырды.
Шәһәр бакчасында йөргәндә эчкерсез күңелле Гамбәрия үзенең балалар йортында тәрбияләнүен, хәзер көллияттә шәфкать туташы булырга укуын әйтте. Аны әти-әнисе ни сәбәпледер балалар йорты ишек төбендә калдырып киткән икән.
«Бер дә кимсенмә, синең кебекләр шактый. Минем әнием дә балалар йортында тәрбияләнгән», – диде Габделбәр. Бу көнне инде алар бер-берсе турында якыннанрак белеп, шактый озак йөрделәр.
Берничә айдан егет Гамбәрияне әнисе белән таныштырды. Әнисе кызны бик ошатты, улына да: «Моңа кадәр йөргән җилбәзәк кызларың түгел инде. Ниһаять, бер җүнле кыз тапкансың. Сине ярата да бугай, кулыңнан ычкындырма», – диде. Әни кеше Гамбәрияне еш кунакка чакырды, аларның сөйләшеп сүзләре бетмәде, читтән караганда алар әни белән кыз кебек иде шул.
Ярты еллап чамасы очрашып йөргәч, егет үз дигәненә иреште. Аннан соң инде кыздан туеп, котылу юлын эзли башлады: «Мин эшләгән оешма бөлгенлеккә төште. Акча эшләр өчен, икенче шәһәрдән эш таптым», – диде. Бу яңалык Гамбәрия өчен көтелмәгән иде, ул егеткә аннан бала көтүен әйтеп салды. Тик егеткә инде кыз белән очрашу кызык та, мавыктыргыч та түгел: «Мин әле әти булырга әзер түгел, баланы төшерт», – диюдән узмады. Тик үзе дә балалар йортында үскән кыз аның белән ризалашмады, аның авырлы икәнен белгән егетнең әнисе кызны үзләрендә яшәп торырга күндерде, кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген әйтте.
Габделбәр әнисен, үзе кайчандыр бер адым калмый, ялынып йөргән сөйгән кызын калдырып, башка шәһәргә китеп барды. Әнисенә сирәк кенә шалтыраткаласа да, Гамбәрия белән кызыксынуны кирәк санамады. Башка шәһәргә күчеп, бер елдан күбрәк вакыт узуга, аның төрмәгә эләгүе билгеле булды. Габделбәр башка шәһәрдә дә «мәхәббәт маҗаралары» эзләвен дәвам иткән, чираттагы сөяркәсенең ире белән мөнәсәбәтләр ачыклап, колониягә эләккән. Ана өчен «бала – бәгырь ите», ул улына: «Гамбәрияне алты айлык корсагы белән ташладың, качып котылырга теләдеңме? Нигә газиз балаңны ана карынында ук үтерергә куштың? Гамбәрия миңа кызым кебек. Без бергәләп синең балаңны үстерәбез. Улым, бу хатны укыгач кабат-кабат уйланырсың, без сине яратабыз. Киләчәктә тату гаилә булырбыз дип уйлыйбыз», – дип, озын гына хат язып салды.
Әнисенең хаты Габделбәрне уйланырга мәҗбүр итте. Балачакта аны ничек авырлык белән үстерүен, авызыннан өзеп, тәмле әйберләр ашатуын, матур киемнәр алуын күз алдына китерде, ирексездән күз яшьләре тәгәрәп төште.
Колониядә утырганда егет кулына һөнәр алды, очрашуларның берсендә Гамбәрия белән никах укытып, гаилә корды. Әнисе бердәнбер улының соңлап булса да акылга утыруына бик сөенде. Аннан соң инде алар өчәүләп – улының, газиз иренең, әтисенең срогын тутырып чыкканын түземсезләнеп көткәннәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев