Владимир Акимов: батыр сугышчы, мәртәбәле укытучы...
Әле берничә ел элек безнең 11 нче мәктәп шефлык иткән Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлегендә ике дистәдән артык кеше булса, бүген инде алар җидәү генә калды... Яңа елга бер атна кала без тагы бер ветеранны – Владимир Матвей улы Акимовны соңгы юлга озаттык.
Сугыш башланган көнне Владимир дәдәй бик яхшы хәтерендә калдырган. Атлар белән басуда җир тырмалап йөргәндә, авыл ягыннан чапкын килеп, «Тырмаларны ташлагыз, атларга атланыгыз...», дип әмер бирә. Авыл советы каршында райком вәкиле сугыш башлану хәбәрен җиткерә.
Кырык бернең 22 июнендә ил башына килгән афәт турында Михайловка авылы малайлары шулай белде. Башта бер-бер артлы өлкән абыйларын фронтка алалар. Авылдагы бар авыр хезмәт үсмер малайлар һәм хатын-кызлар җилкәсендә кала. Ул елны декабрь аена кадәр чаналар белән авылдан Мөслим аша Яр Чаллы элеваторына бодай ташыганнар. Ә аннары Владимирны ФЗОда токарьлыкка уку өчен Менделеевск (ул вакытта Бондюг) шәһәренә җибәргәннәр. 1942 елның җәендә аңа военкоматтан чакыру килә. Авылына кайтып туганнары белән хушлашырга рөхсәт итмиләр: кулына повестка тоттырып һәм бер банка консерва белән өч сохари биреп, җәяү Әгәрҗегә озаталар.
Яшь солдат Акимов Горький (Түбән Новгород) шәһәрендәге 76 нчы миномет полкында хәрби хезмәтен башлый. Аларны «Катюша»лар (БМ-13) установкасын реактив снарядлар белән корырга өйрәтәләр. 42 килограмм авырлыктагы ул снарядлар, фашистлар иң курыккан утлы корал «Катюша» ның төп сере була.
Беренче сугышчан чыныгуны Акимовлар полкы 1943 елда Курск дугасында ала. Дошман танклары 12 июльдә Прохоровка авылы янында һөҗүмгә күчкәч, аларның расчеты җиде тапкыр залп бирә. Ике яктан да хәрби техника һәм гаскәрләр коточкыч зур югалтулар кичерә.
– Немецларның яңа танклары безнең күп Т-34 машиналарын ерактан атып яндырдылар, – дип сөйләде ветеран Владимир Матвей улы. – Бик еш башняларын ут чорнаган безнең танклар фашистларның «Тигр» һәм «Пантера»ларына таран ясап, аларны сафтан чыгардылар. Бер көн эчендә 10 меңнән артык совет сугышчылары һәлак була...
Югары хәрби командованиесенең төп резервы составында булган «Катюшалар» полкы белән сержант Акимовка Бөек Ватан сугышының күп стратегик мөһим булган һөҗүм операцияләрендә катнашырга туры килә. Аның сугышчан юлы Молдавия, Румыния, Белоруссия һәм Латвия аша уза. Берничә тапкыр госпитальгә эләгә. Бигрәк тә каты бәрелешләр Прибалтикада була. Вильнюс шәһәре янында безнең гаскәрләр чолганышта кала. Көчле артналет вакытында Владимир тирән окоп эченә ятып өлгерә. Ә менә окоп читендә үскән зур имән агачы артында яшеренгән иптәшләре барысыда үләләр.
Балтыйк диңгезе буендагы фашистлар Германиясенең зур хәрби группировкасын тар-мар иткәч, Акимовлар полкын Берлин юнәлешенә күчерәләр. Бу вакытта 76 нчы миномет полкы «гвардияче» исеменә лаек була һәм Александр Невский ордены белән бүләкләнә.
«1945 елның 28 гыйнварында 76 нчы полкның 2 нче дивизионы позицияләренә немец автоматчылары һөҗүм башлый. Сержант Акимов берничә красноармеец белән дошман позицияләрен әйләнеп узып, ут ачалар һәм аларны чигенергә мәҗбүр итәләр, 2 фашист солдатын пленга алалар».
«Батырлык өчен» сугышчан медаль белән бүләкләнү турында командование приказы Дәүләт архивларында сакланган икән. Сугышта күрсәткән кыюлыклары, батырлыклары өчен Владимир Матвей улы шулай ук Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» һәм Жуков медальләренә лаек була.
Әмма Бөек Ватан сугышы Акимовлар гаиләсенә зур югалтулар китерә. Фронтта 4 абыйсы һәлак була. Владимир 1947 елга кадәр армиядә хезмәт итә, аннары туган якларына кайта. Михайловка авылында укытучы булып эшли, читтән торып Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый һәм күп еллар буе мәктәп директоры булып эшли. 40 еллык тырыш хезмәте өчен «СССР Мәгариф отличнигы» исеменә лаек була. В 1987 елны гаиләсе белән Түбән Камага күчеп килә. Пенсиядә булса да, «Нефтехим» берләшмәсенә караган «Яшьлек» лагеренда һәм башка җирләрдә эшли. Күп җәмәгать эше алып бара, ветераннар Советының актив әгъзасы була. 2010 елны Татарстан хөкүмәте оештырган делегация составында Берлинга бара. 65 ел элек үзе тупка тоткан фашистлар башкаласының бүген танып булмаслык үзгәргәнен күреп, шаккатып йөри ул.
Узган елның 18 мартында ветеранга 95 яшь тулды. Аны котларга безнең укучылар да барган иде. Җиңү көне бәйрәменә багышланган мәктәп тантанасында да катнашты ул. Владимир дәдәй белән бергә мәктәп музеенда Җиңүнең чираттагы юбилеена материаллар туплап, яңа альбом-стендлар әзерләү, башка яхшы планнар төзегән идек. Кызганычка каршы, ул материалларны укучылар белән үзеннән тыш башкарып чыгарга туры килер. Гвардия укчы һәм мәртәбәле укытучы Владимир Акимов турында якты истәлекләр күпләрнең исендә калачак...
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «ХХ гасыр мәктәбе» музее җитәкчесе.
Фото В.Акимовның шәхси архивыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев