Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Вакланмагыз, ир-егетләр!

Тәмам гарык булдым мин бу телевизордан, җәмәгать! Һич кабызыр әмәл юк. Кайсы төймәгә бассаң да, эшләре бер - кеше чәйнәү. Әнә, «Беренче» канал инде ярты ел буена артист Джигарханян белән аның яшь бичәсе Виталинаны чәйни. Имеш, яшь хатын ирне сыер итеп сауган, ат итеп җиккән. Әле җитмәсә, сәламәтлеге өчен борчылам,...

Тәмам гарык булдым мин бу телевизордан, җәмәгать! Һич кабызыр әмәл юк. Кайсы төймәгә бассаң да, эшләре бер - кеше чәйнәү.
Әнә, «Беренче» канал инде ярты ел буена артист Джигарханян белән аның яшь бичәсе Виталинаны чәйни. Имеш, яшь хатын ирне сыер итеп сауган, ат итеп җиккән. Әле җитмәсә, сәламәтлеге өчен борчылам, дигән булып, әллә нинди таблеткалар да эчерткән. Алдап, квартирын да алган, театрын да банкротка чыгарган. Тагын әллә ниләр, әллә ниләр... Теге бичара, үләр чиккә җитеп, дәваханәдә ята. Яше сиксәннән арткан артистның кайтып керер квартиры да юк икән. Шунысы гына аңлашылмый: кем көчләп өйләндергәндер аны. Бергә бер-ике ай гына яшәмәгәннәр бит инде, югыйсә. Шулай интегеп яшәмәсә соң!
И-и ачуым килде дә соң шул бабайның базар хатыны кебек авызын күтәреп, хатынын чәйнәп утырганына. Аздан гына бергә ничек йоклауларына кадәр ачып салмады. Имеш, Виталина тегенди, Виталина мондый. Югыйсә, чәче генә түгел, кашлары, мыегы да агарып беткән. Чын мәгънәсендә, аксакал, ил карты булырлыгы бар.
Вакланды шул ирләр, вакланды. Бер ул гына түгел, соңгы вакытларда күзәтеп йөрим, күп ирләр хәзер хатыннарны уздырып гайбәт сата, кеше тикшерә, барын-югын күрә, кысыла. Ә талаша башласалар! Колак яфрагы кырау суккан әрекмән яфрагы кебек шәлперәеп төшә.
Шул кирәк сезгә! Молодчина, Виталина! «Яшь хатын», «чибәр хатын» дип, авыз суын корытып йөрүче артистны акылга утырткан.
Бу очракта иң сөенүче кем дип беләсез инде? Әйе шул, өлкән хатыны. Күрсәгез сез аны телевизор экранында! Берлинны алган кебек күкрәк киереп, герой булып утыра хәзер. Хәер, күргәнсездер. Рәсәйдә моны күрми, ишетми калучы юктыр. Анысы тагын да ачуны ныграк кабарта. Күпме гомер бергә яшәп, иренә ни бер бала табып бирмәгән. Ни иренең ана телен - әрмән телен өйрәнмәгән. Моны ир дигәне үз авызы белән әйтте. Ул хатынны да селкеп салдылар инде. Әгәр ул хатын ирен яратса, хөрмәт итсә, аның ана телен өйрәнер иде. Ярар, бәлки бәби табарга сәламәтлеге булмагандыр. Ә әрмән телен ипи-тозлык кына булса да өйрәнергә нәрсә комачаулаган?
Менә шулай, ир-егет-ләр. Әгәр яшь, чибәр хатынга кызыгасыз икән, аның капризларын үтәргә дә әзер булыгыз. Бу дөньяда һәр нәрсә өчен түләргә кирәк. Әгәр моңа әзер булмасагыз, татар халкының «агай, алдан сагай!» дигән әйтемен онытмагыз! Кайчандыр сезнең дә ыштансыз, урамда калуыгыз бик мөмкин. Акчамны, малымны мин аңа яздырмадым дияргә ашыкмагыз. Аферистлар беркайчан да ялгыз булмый. Ә аларга ярдәм итүчеләрнең законны белүчеләре, кайда нәрсә ятканны эзләп табучылары булмый калмый.
Ә шәхсән минем үземнең телевизордан совет чорындагы «Девчата» кебек матур, эчкерсез мәхәббәтне тасвирлаучы киноларны, «Бриллиант кул»дагы кебек эчкерсез кешеләрне һәм гади хезмәт кешесе хакында булган фильмнарны күбрәк карыйсым килә.
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев