Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Ул еллар онытылырлык түгел

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 73 ел вакыт узып бара. Тик аның шаукымы әле һаман буыннан-буынга күчеп, ачлык-ялангачлык белән үткәргән биш елның газаплары йөрәкләрне тетрәндереп искә төшә. Халкыбыз, бик күп корбаннар барәбәренә булса да, фашистларны тар-мар итеп, Ватаныбызга һәм Европа илләренә азатлык алып килде. Без моңа әле хәзергәчә шатланабыз. Сугыш башланганда...

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 73 ел вакыт узып бара. Тик аның шаукымы әле һаман буыннан-буынга күчеп, ачлык-ялангачлык белән үткәргән биш елның газаплары йөрәкләрне тетрәндереп искә төшә. Халкыбыз, бик күп корбаннар барәбәренә булса да, фашистларны тар-мар итеп, Ватаныбызга һәм Европа илләренә азатлык алып килде. Без моңа әле хәзергәчә шатланабыз. Сугыш башланганда миңа биш яшь иде. Ул чакларда күргән газаплар да, сугыш беткәндә шатланулар да - барысы да хәзергедәй хәтеремдә сакланган, тормышымда үзенә күрә әһәмиятле урын били.
Мин 52 ел укытучы булып эшләдем - мәгариф ветераны. Шәһәребезнең күп мәктәпләрендә балаларга белем бирергә туры килде. Дәресләрдә сугышның аяусыз булуы хакында күп сөйли һәм хәзерге тормыш белән чагыштырып мисаллар да китерә идем.
Без туганда
дөнья тыныч иде,
Тик балачак
үтте ачлыкта.
Миңа биш яшь
тулыр-тулмас чакта,
Әти китте
канлы сугышка.
Ятып калды күпләр
чит туфракта,
Кайнар яшен
түкте ятимнәр.
Тетрәндереп
аналар йөрәген,
Искә төшә һаман
шул көннәр,- дип,
шигъри юлларга салып сөйли идем укучыларыма. Дәрес үткәргәндә өстәмә материаллар кирәк була калса, минем үз йөрәгемнән чыккан сүзләрем, шигырьләрем була иде. Чөнки мин мәктәп елларыннан ук шигырьләр яза идем.
2017 елда Нурулла Габдуллин «Кама таңнары»на йөреп иҗат итүче шагыйрьләребезнең сугыш афәтләренә багышланган әсәрләрен туплау эшенә алынды һәм бу эшне ахырына җиткерде: «Хәтер сандыгында» дигән җыентык дөнья күрде. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бай эчтәлекле кулланма булып хезмәт итәчәк, билгеле. Бу җыентыкта минем дә дүрт шигырем урын алган. «Кама таңнары» шагыйрьләренә чын күңелдән рәхмәт! Йөрәкләргә үтеп керерлек тирән эчтәлекле әсәрләре югалмас, укытучылар ярдәме белән укучылар йөрәгендә урын алыр, дип ышанам.
Анастасия УСАЧЕВА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев