Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Тычканнар гаепле түгел лә...

Заводта төш вакытында ашханәдән чыккач, күпләрнең иң яраткан шөгыле — «курилка» янына җыелып, озаклап тәмәке көйрәтү иде. Инде унбиш еллап үзем тартмасам да, шул курилка янында ишеткән төрле кызыклы хәлләр һаман истә...

Танышым Виктор соңгы арада култык арасына ниндидер папка кыстырып йөри башлады. Эшендә бераз буш вакыт пәйда булса, шуны ача да, кәгазьләргә чума. Ул институтның кичке бүлегендә укый иде. Бервакыт аның папкасына игътибар белән карагач, почмагында ниндидер сәер эзләр күрдем: 

— Виктор, сиңа оят түгелме шундый иске, тычкан кимергән папка күтәреп йөрергә? Ипотека түләгәнеңне беләм, әмма барыбер инде... 

— Ну, Фәрит, бу папка белән минем шундый бер вакыйга булды, башка кешегә сөйләсәң беркем дә ышанмас... Узган ел машинамның аккумуляторы еш утыра башлады. Электролитын алыштырырга кирәк диделәр. Кибеттән эзләп йөрергә вакыт юк иде, завод гаражында егетләр миңа бер шешә электролит тутырып бирделәр. Анысы тиз булды, тик бит әле проходнойдан чыгасы бар. Ирләрнең шешәне кая яшергәнен беләсез инде... 

Автобус тукталышына кадәр мин бик яхшы кыяфәт белән барып җиттем. Ә анда этеш-төртеш, автобуска көчкә үтеп кердем. Берничә тукталыштан соң свитер астында ниндидер кычыту сизә башладым. Башта завод ашханәсендә нәрсәдер килешмәгән дип уйладым. Ә сәер әчетү-кычыту һаман көчәя, аска таба күчә бара... Ниһаять башыма барып җитте — теге шешәнең бөкесе ачылган бугай. 

Ярый минем өй шәһәргә кергәндә беренче тукталышта. Автобустан ничек сикереп төшкәнемне хәтерләмим, тукталыш артында кулымны чалбарга тыгып теге шешәне тартып алдым да, иске папка яткан сумкага тыгып, өйгә таба чаптым. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, ул көнне лифт эшләми иде. 8 нче катка менгәндә баскычтан өскә йөгерү буенча дөнья рекордын куйганмындыр! Бер кул белән звонокка басам, икенчесендәге ачкычлар белән йозакны ачарга маташам. Ишек ачылып китте һәм анда хатын күренде:

— Син нәрсә, шаштыңмы әллә, бала йоклый бит... 

Тик мин аны тыңлап та тормыйча, ваннага омтылдым. Киемнәремне атып бәреп, тизрәк душны куштым.

Ә соңыннан хатынга бик озаклап үзем белән нәрсә булганы турында аңлаттым. Аның берничек тә ышанасы килмәде, озак татулаштык. Ә менә папкада булган инде әзер дип әйтерлек диплом эшен төннәрен утырып яңадан төзәтергә туры килде. 

— Менә шундый истәлекле папка ул минем, — диде Виктор, үзенең хикәясен тәмамлап, — ә син һаман тычканнарны гаеплисең...

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев