Тукай дөньясына сәяхәт
2026 елда милләтебезнең асыл ташы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Ул татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.
Уку сәгате күңелле һәм мавыктыргыч уза / Фотолар шәхси архивтан
Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык», «Бала белән күбәләк» һәм тагын бик күп төрле әсәрләрен кем генә белмәс? Әлбәттә, беләбез һәм яратып укыйбыз.
Тукай иҗаты — ул чын байлык. Аның китаплары безнең акылны, йөрәкне һәм җанны баета, безгә шәхес буларак үсәргә ярдәм итә, акыл һәм илһамның үзгәрмәс чыганагы булып тора. Шуңа күрә Тукай иҗатына мәхәббәтне саклап калу һәм аны хөрмәт белән киләчәк буыннарга тапшыру мөһим.
Нәкъ менә шул максат белән, шәһәребезнең 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре 83 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән уку сәгате уздырды, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Балалар игътибар белән тыңлап, Тукай әсәрләре сүрәтләнгән пазллар җыеп, кызыксындырган сорауларына җавап таптылар. «Кызыклы шәкерт» шигыре белән танышып, үзләре үк аны сөйләп, баш герой - көчекне ясап та куйдылар.
Әлеге әкият формасында узган уку сәгате балаларга күп кенә уңай кичерешләр китерде һәм, әлбәттә, туган телгә, китапларга булган мәхәббәтне арттырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев