«Туган телем — татар теле!»
«Туган тел» — һәркем өчен газиз сүзләр.
Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Тел һәм сүз — туганнан алып, соңгы сулышына кадәр кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез — татар теле! Күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, иң-иң авыр кимсетүләргә түзгән, әлегәчә югалмаган горур татар теле! Җәлилчеләр соңгы юлга — палач балтасы астына алып барганда да, конвоирларның котын алып, 114 адымны татар телендә җырлап үткәннәр, башлары киселгәндә дә елмаеп үлгәннәр.
«Туган тел» — һәркем өчен газиз сүзләр. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.
Без — татарлар! Татар исемен горур йөртә торган халык! Бел син рус телен дә, башкаларның телен дә, әмма онытма үз телең! Менә шул хакта үзем турында да бераз язып үтим.
Безнең гаиләгә 42 ел Калуга өлкәсендә рус халкы арасында яшәргә, эшләргә туры килде. Әмма шул гомер эчендә дә күңелебезгә якын булган туган телебезне онытмадык. Безнең өйдә русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр бар һәм алар ярдәмгә килә иде. Һәр җәй саен каникул вакытында Украинада яшәгән кече оныгыбыз бездә ял итәргә ярата иде һәм ул бик кызыксынып, татар телен өйрәнә башлаган иде. Әмма, кызганычка каршы, тормыш без теләгәнчә генә бармый шул...
Калугада яшәгәндә, 2005 елны, анда татар милли җәмгыяте оештырдык. Аны оештыруда өлешем зур булды, чөнки мин ул вакытта пенсиягә чыгып, ветераннар советында президиум әгъзасы һәм микрорайонда ветераннар советы рәисе булып эшли идем. Телефон белешмәлеге аша татар гаиләләрен табып, аларны җәмгыятебезгә кертүгә ирештек. Күпләре килде, җәмгыять әгъзалары булды. Совет та сайлап куйдык. Миңа ветераннар белән эшләүне йөкләп, ул бүлекнең рәисе итеп куйдылар. Тора-бара «Дуслык» ансамбле оештырдык. Мин һәр кичә саен татарча бию һәм җыр башкара идем.
2005 елда, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан, безнең татар җәгыятен дә Татарстанга чакырдылар. 55 кешедән торган делегациябезне Татар конгрессы башкарма комитетында зурлап каршы алдылар. Безне студентларны туендыра торган комбинатта урнаштырып, зур хөрмәт күрсәттеләр. Ике көн дәвамында күп чараларда катнаштык.
Без 2006-2007 елларда Калугада Сабантуй оештырдык. Шулкадәр матур килеп чыкты! Аңа кадәр бу бәйрәм турында беркайчан да ишетмәгән, күрмәгән Калуга халкының исе-акылы китте. Безнең татар җәмгыяте рәисе Равил Яхъяев чын күңелен биреп тотынган иде ул эшкә. Кызганыч, 2008 елда ул Калугадан китеп барды. Ә безнең гаилә 2009 елның көзендә туган ягыбызга әйләнеп кайтып, Түбән Кама шәһәрендә төпләндек. Күп кенә туганнарыбыз шушында яши. Безне Түбән Камага кайтырга алар өндәде инде.
Иң беренче эшебез туган телебездә чыга торган «Туган як» газетасына язылу булды. Шул вакыттан алып, бүгенге көнгәчә, яраткан газетабызга тугры калдык: язылабыз һәм укыйбыз. Безнең гаиләгә бу газетада барлык рубрикалар да ошый. «Туган як»ны укып татар телен камилләштерәбез.
Түбән Камага кайтуга ук, беренче мәртәбә дәваханәгә теркәлергә дип кергәч, табибә Әхмәтҗанованың минем белән татар телендә әңгәмә алып баруы сәер тоелды. Чөнки андый аралашулардан без чынлап та читләшкән булганбыз, озак еллар буе гел рус телендә генә аралаштык бит. Кызганычка каршы, татар җанлы ул табибә тиздән лаеклы ялга китеп барды.
Мин 2011 елдан башлап, 14 ел дәвамында, «Берегиня» пенсионерлар клубы белән җитәкчелек итәм. Клубта төрле милләт вәкилләре аралаша. Күбесе, әлбәттә, татарлар һәм руслар. Г. Тукайга, М.Җәлилгә, "Туган тел көне«нә багышланган кайбер чараларны мәктәп балаларын чакырып, тулысынча татар телендә алып барабыз. Үзем даими рәвештә «Туган як» газетасына мәкаләләр язып җибәрәм. Аларның күбесе клуб эшчәнлеген яктырткан язмалар.
Соңгы 4 елда «Туган як» газетасы редакциясе безнең «Берегиня» клубы пенсионерларына газетага бушлай яздыру мөмкинлеге таба. Берничә язылу кампаниясендә 10 данә (узган ел 15 данә иде) газетага яздырганы өчен иганәче Илһам Илдар улы Булатовка без бик рәхмәтле. Ул газеталарны һәр җомга көнне безнең өлкәннәр аралаша торган Кызыл Чишмә бистәсе «Мирас» мәдәният йортына китерәләр. Без газетаны күмәкләшеп укыйбыз, шәһәр һәм район яңалыклары, җирле шагыйрьләрнең шигырьләре, кызыклы язмалар турында фикер алышабыз.
Газета материаллары буенча фикер алышуларда мәдәният йорты хезмәткәрләре дә теләп катнаша. Директор Роза Хәсәнова аеруча кызыксына. Ул хәзер татарча укуга һәм дөрес сөйләшүгә зур игътибар бирә. Соңгы вакытта татарча алып барган кичәләрдә дә катнашырга тырыша. Габдулла Тукайга багышланган кичәдә шагыйрьнең шигырен татарча яттан сөйләде.
«Туган як» газетасына язылучылар санын арттыру өчен редакция хезмәткәрләренең бик кирәкле чаралар үткәрүен дә хуплыйбыз. Алар конкурслар игълан итәләр, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшыралар, концерт-спектакльләргә билетлар да бирәләр, татарча китаплар өләшәләр; ташламалы бәяләр белән язылу ункөнлеге, «Якыныңны яздыр!» акциясе оештырыла. Дөрес, газетаның тиражы бик зур димәс идем. Әмма интернет, телевидение гөрләп торган заманда бу аз да түгел. Газета укырга теләүчеләр барыбер шактый. Монда инде үзен татар дип исәпләгән, милләтебез язмышына битараф булмаган һәр татар кешесе үз телебездә чыга торган газетага язылса, яхшы булыр иде. Ярты ел дәвамында атна саен килә торган газета өчен аның бәясе дә алай кыйммәт түгел ләбаса. Алай ук мескенләнмик инде. «Без, татарлар — горур халык» дип сөйләнергә яратабыз бит.
Белүемчә, тиздән, сентябрь башында, газета-журналларга язылу башлана. Түбәнкамалы милләттәшләребезнең татар телендә чыга торган «Туган як» газетасына язылуларын һәм укуларын телим. Татар телен көнкүрешебезгә күбрәк кертүне максат итеп куйыйк! Еш кына ике татар очрашып, үзара сөйләшеп торганда да, русчага күчәләр, татар телен бозалар. Алай булырга тиеш түгел! Татарстанда яшибез бит. Үз телебезгә хөрмәт кирәк!
Земфира Рәхимова, хезмәт ветераны, «Берегиня» клубы җитәкчесе.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев