Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Түбән Каманың «Берегиня» клубы «Көзге уңыш» күргәзмәсен үткәрде

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

«Берегиня» клубының иң актив пенсионерлары үзләренең уңганлыкларын тагын бер мәртәбә дәлилләделәр — «Көзге уңыш» күргәзмәсен 12 нче ел үткәрделәр. Күргәзмәдә катнашучыларның максаты — җыеп алган уңышларын күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу, аралашу, гомумән, көзге бәйрәм оештыру. 

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Алтын көз! Әнә бит ничек матур яңгырый. Көз — муллык чоры. Бакчачылар да иң күңелле чорларына аяк баса. 

Күргәзмә быел да Кызыл Чишмә «Мирас» мәдәният йортының кече залында үткәрелде. Директор Роза Хәсәнова күргәзмә оештыруга бик җитди карый. Җиңүчеләргә призлар һәм дипломнар әзерләп тапшыруны да үз өстенә ала. Әле ул биш кешедән торган жюри составының рәисе дә. 

Жюри әгъзаларына да бу җаваплы вазыйфаны башкарып чыгу җиңелләрдән түгел. Чөнки катнашучыларның барысы да призга лаеклы, күргәзмә залындагы төрле-төрле яшелчә, җиләк-җимеш күзләрнең явын алып тора. Залда бәйрәм төсе, катнашучылар күтәренке кәефле, йөзләреннән нур балкый.

Жюри тарафыннан урыннар билгеләнгән: «Искитмәле гигант» («Чудо гигант») номинациясендә беренче урын алучы Балчыклы авылыннан Валентина Воробьева ире Николай белән җиңел машиналарын тутырып гаҗәп зур кабак, бәрәңге, кишер, кәбестә, суган, сарымсак һәм башка төрле яшелчәләр алып килгәннәр. Бу тырыш кешеләргә карап сокланып туймаслык! Залда утыручыларның һәммәсен дә үзләре үстергән тәмле кавын, карбыз белән сыйладылар. 

«Аллы-гөлле бакча» («Радужный огород») номинациясендә Тәслимә Шәкүрова беренче булып чыкты. Күргәзмәдә коллектив катнашучылар арасында «Кудесница» клубы пенсионерлары «Тату фазенда» («Дружная фазенда») номинациясендә беренче булдылар. Мин үзем, Земфира Рәхимова, инде уникенче тапкыр «Кулинария, консервлау» номинациясендә беренче урын алып киләм. Икенче һәм өченче урыннарны Рәмзия Шәймәрданова, Раилә Маликова, Рәфыйк Мерзов, Валентина Әсфәндиярова һәм Дмитрий Филиппов яулады. Сәнгать житәкчесе Олег Корнилов күңелләргә тагын шатлык өстәп, ике сәгатьлек концерт та оештырган иде.

Земфира Рәхимова, хезмәт ветераны
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев