Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә туган якны өйрәнү сәгате узды

Туган якны өйрәнү чарасында катнашучыларга үткән буынның көнкүреше, яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирелде.

Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 4 «Б» сыйныфы укучылары өчен туган якны өйрәнү сәгате узды. 

Туган ягын яратучы, аның тарихы белән кызыксынучы һәм иҗтимагый тормышта катнашучы кеше генә мәдәни, рухи бай дип санала ала. Үткәннәрнең күренмәс җепләре безнең тормышларыбызны, язмышларыбызны бәйли. Чыннан да, без үткәннең тарихын белергә тиеш. Ата-бабаларыбыз ничек яшәгән һәм нәрсә белән шөгыльләнгән, нәрсәгә омтылган — әнә шуларны белү безгә рухи көч һәм таяныч бирә. 

Туган якны өйрәнү чарасында катнашучыларга үткән буынның көнкүреше, яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирелде. Борынгы көнкүрештә кулланылган җиһазлар, эш кораллары һәм алар янәшәсендә урнаштырылган китап күргәзмәсе катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Кызыксындырган сорауларга җавап биреп, китаплардан мәгълүмат укылды. Безнең бурыч — киләчәк буынны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый. 

Резедә Валиева, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре. 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев