Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Тәртип беренче көннән күренә

Түбән Кама шәһәре аксакаллар шурасының агымдагы утырышында һәрбер аксакалга, 1нче сентябрь – Белем көнендә үзенә беркетелгән мәктәптә булып, яңа уку елына багышланган чарада катнашу бурычы куелды.

Бу чараларда катнашуның төп максаты – шәһәребез мәктәпләрендә татар теле укытуның нинди күләмдә каралуы, балаларның татар телен ни дәрәҗәдә белүләре һәм татар телен өйрәнүдә нинди каршылыклар очравы белән кызыксыну иде.
Мин үзем 35 нче лицейда булдым. Шунысы бик шатландырды: бу уку йортында татар мохите ишек төбеннән башлана. Ишекне ачып кергәч тә, һәрбер очраган бала саф татар телендә «Исәнмесез» дип исәнләште. Моның сәбәбен ерактан эзләү кирәк түгелдер. Лицей җитәкчесе Гүзәлия Зыятдинова, балаларның милләтенә карамыйча, татар телен өйрәнүгә зур игътибар бирә. Биредә балаларның 77 проценты татар теле өйрәнә, шуларның 23 проценты татар телен туган теле дип саный.
Белем бәйрәменә 800 дән артык укучы, класс җитәкчеләре, ата-аналар һәм башка кунаклар җыелган иде. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле бит. Шуңа күрә баланың укырга килү көне – зур бәйрәм. Чыннан да, һәрбер баланың кулында чәчәкләр, йөзләрендә шатлык нуры балкый. 
Бәйрәм шәһәр җитәкчеләре котлавы белән башланып китте, укучыларның татар һәм рус телендә шигырьләре, җырлары, биюләре белән дәвам итте. 800 баланы ничек итеп сыйныф бүлмәләренә таратуны күреп, тагын бер гаҗәпләндем. Запастагы хәрби, укытучы Григорий Скорич моны шулкадәр төгәл итеп башкарды, аларга карап, бу очракта армиядәге тәртип бер кырыйда торсын, дип уйлап куйдым. Башта унберенче сыйныф укучылары бишенче сыйныф балаларының һәрберсен кулларыннан җитәкләп озатты. Алардан соң, алтынчы сыйныфтан башлап калганнары сыйныф җитәкчеләре артыннан икешәр рәткә тезелгән колонна белән ашыкмыйча, тәртип белән сыйныфларга таралыштылар.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: яңа уку елы һәрбер балага шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен. Укучы балалар үзләренең уңышлары белән әти-әниләрен, якыннарын һәрчак куандырып торсын.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН, Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев