Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Тирәбездә яхшы кешеләр...

Кешенең иң матур истәлекләре, изге хыяллары, шатлык – куанычлары мәктәп белән дә тыгыз бәйләнгән.

Аның бусагасын атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгыру чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра. Укытучы барлык көчен шәхес тәрбияләүгә бирә.  Укытучы   хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, җаваплылык, туктаусыз  эзләнү, үз – үзеңә һәм башкаларга карата таләпчан, гадел булу  дигән сүз .

         Бу язмам   яшь буынны  тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып,  зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг йөрәкле шәхес – Гәрәева Мөнирә Ильяс кызы турында булыр.Ул 1944 нче елның 12 декабрендә Актаныш районы Иске Сәфәр авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга туа. 1953 нче елда туган авылында җидееллык мәктәпкә укырга керә һәм 1959 нчы  елны тәмамлап, Минзәлә  педагогия училещесына укырга керә. Ущилищены тәмамлаган яшь укытучы Актаныш районы Иске Кадермәт авылына башлангыч мәктәпкә укытучы булып билгеләнә. 1971 нче елда шушы мәктәптә мөдир булып эшли башлый. Тормыш җилләре аны 1988нче елда  гаиләсе белән Казан шәһәренә илтә. Казан каласында 67 нче мәктәптә балаларга  татар телен укыта . Ә 1993 нче елда гаиләсе белән Түбән Кама каласына кайта һәм 6 нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбият укытучысы булып эшли башлый. 40 елга якын гомерен балаларга белем, туган телгә өйрәтүгә багышлый Мөнирә Гәрәева. Хезмәтен  чын күнелдән яратып,  белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара ул.Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы апаларын балалар да үз итә: төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Мөнирә Ильяс кызы  туган телгә багышлап иҗади кичәләр, очрашулар, бәйгеләр еш оештыра. 1997 нче елда 6 нчы мәктәпнең укытучыбыз җитәкләгән татар теле һәм әдәбияты кабинеты шәһәр күләмендә үткәрелгән смотр-конкурста  I урынга лаек була.

        Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә, дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән үзенчәлекле һәм җаваплы. Күренекле язучы Фәнис Яруллин укытучыларга   юкка гына “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!”,  дип язмаган. Чыннан да, кирәк чакта  мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә ул Укытучы. Мәктәбебез  үзе сайлаган һөнәргә тугры калган укытучыбыз белән горурлана.                                                    

Миләүшә Хәсәнова,

6нчы мәктәп.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев