Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Теләкләребез тормышка ашты

2020 ел безнең илебез, калабыз өчен авыр булды.

Химиклар урамындагы 52 нче йортта, нигездә, олы яшьтәгеләр яши. Аларга пандемия чоры авыр бирелде. Күршеләребез арасында бу зәхмәт чир белән авырып, госпитальдә ятучылар да, өйдә дәваланучылар да булды. Кызганычка, бу хәл әле дә дәвам итә. 
Өебездә яшәүче күршеләребезнең үтенечен исәпкә алып, администрация безнең ишегалдын төзекләндерүне планга кертте һәм теләгебезне тормышка ашырды. Бик матур итеп асфальт җәйделәр һәм җәяүлеләр өчен аерым юл салып
куйдылар. Балалар өчен уен мәйданчыгы ясалды. Хакимият үтенечебезне исәпкә алып, подъезд алларына эскәмияләр куюны тизләтте, чүп савытлары да урнаштырылды.
Йортта яшәүчеләр дә читтән генә күзәтеп тормады. Беренчедән, йорт өчен яңа җаваплы кешене сайладык. Тәлгать Камалетдинов җиң сызганып эшкә тотынды. Сайлаулар җиткәч тә, өйдән чыкмаучыларга фатирларында сайлар өчен шартлар тудыруны оештырды. Кыш җиткәч, балалар мәйданчыгы каршында шугалак та ясады. 30 декабрьдә ул актив ярдәмчеләре һәм җирле үзидарә советы рәисе Наилә Хатип кызы ярдәме белән ачык һавада чәй табыны әзерләде. Самавырлар кайнап торды. Йортта яшәүчеләр дә тәм-томнар алып чыгып, табынга куйды. Йөри алмаганнар өчен утыргычлар куелды. Бергәләп чәй эчеп, сөйләшеп-көлешеп, яңа ел уңае белән теләкләр әйтештек. Бәйрәмгә яшьләр дә күп килде.Бергә-бергә шулай очрашып, дус яшәргә язсын. Шундый тынгысыз, уңган, ярдәмчел, җаваплы булган өчен Тәлгать Камалетдиновка рәхмәтебезне белдерәбез. Быел ишегалды төзекләндерелүенең дәвамын көтәбез.

Дания Кудакаева

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев