Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Театр — серле әкият дөньясы

Театр яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга жибәрми ул, уңга илтә, — дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай.

Шушы сүзләрне истә тотып һәм балаларны сәнгать белән тәрбияләү, телебезгә кызыксыну уяту максаты белән шәһәребездә моннан биш ел элек «Сөенеч» курчак театры оешты. Аның житәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева сүзләренә караганда, театр беренче юбилеен бик күп уңышларга ирешеп каршылый. Бүгенге көндә коллектив күп кенә Рәхмәт хатларына, Түбән Камада театр коллективлары арасында узган фестиваль-бәйгедә «Иң яхшы курчак театры» дипломына ия. 

Әле күптән түгел генә «Сөенеч» курчак театры «Шаян ТВ» каналы студиясендә кунакта булып, үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар һәм «Шаян ТВ» «кухнясын», төшерү төркеме эшчәнлеген дә үз күзләре белән күреп киттеләр. 

Балалар очрашудан жылы тәэсирләр алып, яңа көч-дәрт туплап кайтканнар. Алга таба да «Сөенеч» курчак театрына ижади уңышлар, яшь тамашачыларга һәрчак сөенеч китерүләрен, телебез үсешенә зур өлеш кертүләрен теләп калабыз.

Азалия Кәримова, «Адымнар» күптелле белем бирү комплексының 7 сыйныф укучысы
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев