Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хатлар

Татарстанның атказанган укытучысы Әминә Гайнетдинова: «Һәркем бу тормышка үзенең миссиясе белән килә»

Башланган эшне сыйфатлы итеп башкару — аның аерылгысыз яшәү девизы.

Бу язма күп еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән, яшь буынны тәрбияләүгә бөтен гомерен багышлаган, мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Әминә Кәбир кызы Гайнетдинова (Ибраһимова) турында.

Әминә апа Апас районының Борнаш авылында дүрт балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Сүз уңаеннан, гаиләдә дүрт бала да бүгенге көнне тормышта үз урыннарын тапкан шәхесләр: апасы Әлфия — шәфкать туташы, хәзер лаеклы ялда; энесе Таһир — данлыклы фермер; төпчек энесе Хәбир — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, тәрҗемәче. Әниләре Сания апа бик тыйнак, пөхтә, сабыр ханым, балаларына бик дөрес тәрбия бирә. Интернатта кастелянша булып эшли ул. Әтиләре Кәбир башта күрше рус авылында «сельпо» рәисе, соңрак озак еллар үз авылында колхоз рәисе булып эшли. Ул бик актив, дәрәҗәле, районда, республикада хөрмәт казанган данлыклы шәхес була.

Әминә мәктәптә яхшы укый. Аны отряд советы председателе, дружина советы председателе итеп сайлап куялар. 

Мәктәпне тәмамлагач Әминә Ибраһимовада нинди һөнәр сайлау турында сорау тумый — ул укытучы булачак. Казан дәүләт педагогия институтына кереп, аны уңышлы тәмамлагач, яшь кызны үз авылларына рус теле һәм әдәбияты фәнен укытырга җибәрәләр. Ике ел шунда эшләгәннән соң, мәктәп директорының үзенә урынбасар итеп алырга теләвенә карамастан, Әминә Кәбир кызының ул елларда яшьләрне җәлеп иткән, төзелешләр гөрләп барган Түбән Камада эшлисе, үзен шәһәр җирлегендә сынап карыйсы килә. Һәм 1974 елның җәендә ул яшьләр шәһәренә юл тота. Нәтиҗәдә, 24 яшьлек кыз 1 сентябрьдән 11 нче мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта башлый. Яшь кыз эш тәҗрибәсе күп булган укытучыларның дәресләренә керә, тәҗрибә туплый. Көчле укытучы Зинаида Павловна Старшованың дәресләре аңа үрнәк булып тора.

Бераздан мәктәп директоры Зәки Гали улы укытучы кызның яхшы эшләвен күрә, укучылар да аны яратуына инана. Һәм кыз ике ел эшләгәннән соң, аңа уку-укыту буенча директор урынбасары булырга тәкъдим ясый. Шулай итеп, 1976-1977 уку елында Әминә Кәбир кызы директор урынбасары булып эшли башлый һәм 1994 елга кадәр шул урында хезмәт куя. 

Шушы мәктәптә ул үзенең тормыш иптәшен таба. Гаиләдә ике бала — ул һәм кыз дөньяга килә. Ләкин 37 яшендә Әминә апаның ире авырып, якты дөньядан китеп бара. Бер ялгызы ике баланы күтәрү яшь ханым җилкәсенә төшә. Яраткан тынгысыз эше, эш сәгатьләрен санамыйча мәктәптә калу Әминә апага бу кайгыны бераз онытып торырга булыша. 

1994 елда, мәктәпнең гомуми җыелышында, директорны алыштыру, чит коллективтан директор билгеләү турында сүз башлангач: «Үзем директор булам!» — дип, урыныннан торып баса Әминә Кәбир кызы. Бу теләген шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесенә дә җиткерә. Шаккатырлык тәвәккәллек! Һәм 1994 елдан алып, лаеклы елга чыкканчы, Әминә Гайнетдинова 11 нче мәктәпне җитәкли. Эш дәверендә иганәчеләр (попечительләр Советы) һәм ата-аналар комитеты кабинетларны төзекләндерүгә булыша, мәктәпне яңарту эшләре башкарыла. Чисталык, пөхтәлек, һәр эшкә хуҗаларча караш, укытуда яңа ысуллар кулланган укытучылар коллективы мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларны, шәһәрнең төрле почмакларыннан әти-әниләрне, балаларны үзенә җәлеп итеп тора. 

Лаеклы ялга чыккач та Әминә Кәбир кызы Гайнетдинова — 11 нче мәктәптә кадерле кунак. Бүген дә ул шәһәр мәгарифенең ветераннар Советы эшендә актив катнаша, аның президиум әгъзасы. Ул һәркемгә җылы сүзен таба, киләчәккә ышанычын арттыра, Совет эшенә кагылышлы кирәкле киңәшләрен бирә. Ул булган җирдә оптимистик рух хөкем сөрә. Гадәттә, хәрбиләргә генә хас тәвәккәллек аерып тора бу ханымны. Өстәвенә, зирәклек, табигый сылулык, зыялылык, тормышны сөю, педагогиканы, психологияне яхшы белү хас Әминә апага. «Һәркем бу тормышка үзенең миссиясе белән килә», — ди ул. Башланган эшне сыйфатлы итеп башкару — аның аерылгысыз яшәү девизы.

Рушания Габбасова, Түбән Кама мәгариф ветераннары Советы рәисе урынбасары.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев