Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хатлар

Таҗетдин Ялчыгол: Кече Сон мәдрәсәсеннән башланган юл

Шушы араларда миңа Ялчыгол эзләреннән Мамадыш якларына бару насыйп булды. Әлеге сәфәргә Зәй шәһәреннән Таҗетдин Ялчыгол нәселе дәвамчылары чакырды.

Җиңел машиналарда Мамадыш шәһәренә килеп керүгә безне Рәйсә Габдуллаҗан кызы һәм Рафил Нургаян улы Муллаәхмәтовлар каршы алдылар, көне буе шәһәр һәм район буенча озатып йөрделәр. Рәйсә ханым — тыңгы белмәс ветеран мөгаллимә, Мамадыш төбәкчесе, төбәк тарихы буенча күп эш алып бара. Сәфәр дәвамында ул безне шәһәр һәм районның истәлекле урыннары белән таныштыра барды. Мамадыш — Татарстанда мәйданы буенча иң зур район, күренекле затлар, якташларга бай төбәк икәнлеген ишетеп, укып белә идек. Әлеге сәфәрдән мәгълүматыбыз тагын да артып кайтты. Кайда гына булсак та, безне ачык йөзле мамадышлар каршы алды, кунакчыллык күрсәтте.

Мине иң кызыксындырганы Кече Сон яклары булды. Шәһәр белән беркадәр танышканнан соң шул якка юл тоттык. Әлеге авыл район үзәгеннән шактый ерак икән. Юл уңаенда "Ханнар зираты«нда булып, алар рухына дога кылдык, кыйблага карап агучы «Җиде кыз» һәм «Күз» чишмәләренә тукталып шифалы суларыннан авыз иттек, савытларга тутырып та алдык. 

Кече Сон — үзенчәлекле авыл. Артык зур булмаса да (әйтүләренчә, 90 га якын хуҗалыкта 120 ләп кеше яши) даны еракларга таралган. Берьюлы өч күренекле композитор биргән авыл Татарстанда гына түгел, бәлки, бөтен Россиядә дә юктыр. «Тукай» маршын язган Заһидулла Яруллин һәм аның уллары — татарның беренче милли балеты "Шүрәле«не тудырган Фәрит Яруллин һәм шагыйрь Ренат Харис сүзләренә язылган беренче татар «Кеше» ораториясе авторы һәм композиторҗырчы Мирсәет Яруллиннар — авылның горурлыгы.

Ниһаять, Кече Сон авылы. Каенлы авыл тарихын өйрәнүче буларак, күптән буласым килә иде бу авылда. Чөнки моннан 400-450 еллар элек (тарихчылар фаразлавынча), корылык елларында Кече Сон авылыннан берничә гаилә килеп, Каенлы авылына (ул вакытта Җирекле) нигез салганнар. Зәй елгасы буендагы уңдырышлы җирне сайлап, урман агачларын төпләп, җир эшкәрткәннәр, чәчкәннәр, урганнар, терлек асрап көн күргәннәр. Әкренләп авыл үскән. Әлбәттә, Мамадыш яклары белән элемтә өзелмәгән, бер-берсенә килеп-китеп йөргәннәр. 

Әтиле-уллы Ялчыголларның хаҗдан туган якларына кайту юлы шул тирәдән үтә. Кече Сон тирәсенә җиткәч Ялчыгол Мәмәткол углының хәле авыраеп, вафат була. Әтисенең васыятен үтәп, аның каберен зиярат кылып, мәдрәсәдә дин сабаклары биреп, Кече Сонда өч ел яшәгәннән соң, Таҗетдин Ялчыгол Каенлыга килүче авылдашларына ияреп, безнең авылга килә һәм 7-8 ел шунда яши.

Таҗетдин Ялчыгол Татарстан җирлегендә мөгаллимлек эшен нәкъ менә Кече Сон мәдрәсәсендә башлап җибәргән. Аннан шул эшне безнең Түбән Кама җирлегенең Каенлы һәм Кызыл Чапчак авылларында, Зәй районында дәвам иткән. 

Авылның изгеләр каберлегендә җирләнгән Таҗетдин хәзрәтнең әтисе Мәмәткол углы Ялчыгол ташы яңартылган. Сон җирлеге үзидарәсе көче белән, ишелеп беткән Таҗетдин хәзрәт укыткан мәдрәсә торгызылып, анда Фәрит Яруллин музее булдырылган. Шул ук бинада дин галиме, язучы, халык табибы Таҗетдин Ялчыголга багышланган экспозиция эшли. 

Музейның мөдире Дания Шакирҗан кызы Хәбибуллина безне урамга ук чыгып каршы алды, музей буйлап күргәзмәләр белән таныштырып йөрде. 

Мамадыш районында күренекле затлар хөрмәтләнә, бакыйдагылары истәлекләренә чаралар оештырыла. Композиторлар хөрмәтенә туган нигезләре янында авыл җирлеге бик матур Яруллиннар скверы булдырган. Без барганда ноябрь ахырында Кече Сонда узачак Бөтенроссия Яруллиннар фестиваленә әзерлек бара иде. 

Шушы сәфәрне оештырган зәйлеләргә, ачык йөз, кунакчыллык күрсәткән мамадышлыларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Флера Гарипова. Каенлы авылы
Фотода: язма авторы Ф. Гарипова (сулда) Таҗетдин Ялчыгол музеенда. / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев