Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Табигатьне саклыйк!

Әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш балаларда кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш.

Әйләнә-тирәлегебезнең — һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлар куя. Шуңа күрә, балалар бакчаларында экологик белем һәм тәрбия бирү зур әһәмияткә ия. 

Без, тәрбиячеләрнең максаты: балаларны кече яшьтән үк үзебез яшәгән төбәк табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү. Табигатьнең бит һәр мизгеле матур. Әнә шул матурлыкны саклый белергә генә кирәк. 

Әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш балаларда кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш. Шуны күз уңында тотып, 8 нче балалар бакчасында кызыклы һәм мавыктыргыч танып-белү чаралары үткәрелә. Әлеге чараларга без мәктәп укучыларын да җәлеп итәбез. Балалар экология өлкәсендәге белемнәрен күрсәтәләр, уеннар уйныйлар, җырлыйлар һәм шигырьләр сөйлиләр.

Мондый чаралар туган як табигатен саклап һәм кадерләп торуның мөһимлеген тагын бер кат аңларга ярдәм итә. 

Ләйсән Туктамышева, 8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев