Сукмаклар тауга әйләнгәч
Мин Төзүчеләр урамындагы 28нче йортта яшим. Ипи, сөт һәм май һ.б. ризыклар алыр өчен Мәктәп бульварындагы ашамлыклар кибетенә йөрим. Әмма ул кибеткә барып җитү бер дә җиңел түгел шул. Сәбәбе: Төзүчеләр урамындагы җәяүлеләр йөри торган сукмак балалар шуа торган тауга әйләнгән. Сукмактан барасың-барасың да, үзең дә сизмәстән машина юлына шуып...
Мин Төзүчеләр урамындагы 28нче йортта яшим. Ипи, сөт һәм май һ.б. ризыклар алыр өчен Мәктәп бульварындагы ашамлыклар кибетенә йөрим.
Әмма ул кибеткә барып җитү бер дә җиңел түгел шул. Сәбәбе: Төзүчеләр урамындагы җәяүлеләр йөри торган сукмак балалар шуа торган тауга әйләнгән. Сукмактан барасың-барасың да, үзең дә сизмәстән машина юлына шуып төшәсең. Ә анысы бик куркыныч: выжылдап узып киткән машина, караңгыда җәяүлене күрмичә, таптатып китәргә мөмкин бит...
Инде ике атна буе күңелемне бер генә сорау борчый: шул җыелып торган кар өемен ник бераз гына таратмыйлар икән? Югыйсә, көз көне шәһәребездә 32 берәмлек кар чистарту техникасы бар, кирәк вакытта бернинди тоткарлыксыз эшкә керешеп, шәһәребезнең ишегаллары вакытында көрәлер дип белдергәннәр иде.
Кичә шул юлны тәрәзәдән карап тордым. Бер яшь кенә кыз ашыга-ашыга каядыр бара иде. Бакчага баласын алырга ашыгадыр инде бу дип уйладым мин. Шунда аягы таеп, машина йөри торган юлга шуып төште дә егылды ул. Кулын да каймыктырган иде бугай. И-и-и кызгандым да инде шул бичаракайны.
Бу сукмактан ерак түгел, юлның теге ягында, тау кадәр ком өеп куйганнар. Аны таратып чыгу күп вакытны алмый. Урамга чыгып, бу комны таратып керим микән әллә дип тә уйладым. Аннары эшкә чыккан җыештыручылар көне буе шушы ком өемен эзләп чыгарлар да, бу сукмак тагын көрәлмәс дип курыктым.
Шәһәр үзәге иң чиста, иң матур урын булырга тиеш, дип уйлыйм үземчә. Тик бездә моның, никтер, киресе күзәтелә: машиналар йөри торган юлны гына чистарталар, ә җәяүлеләрне бер дә кайгыртмыйлар.
Администрациядә эшләүчеләр дә шушы юлдан йөриләр бит. Нигә шәһәр үзәгендәге бу сукмакны чистарттырмыйлар икән?
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев