Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Соңлап булса да таптым...

Искәндәр 25 елдан артык «дальнобойщик» — ерак рейсларга машина йөртте.

Татарстан — Россия шәһәрләрендә генә түгел, шактый гына чит илләрдә дә булырга туры килде аңа. Аның кебекләр турында юл кырында басып торучы «төнге күбәләкләр» хезмәтеннән файдаланалар дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Искәндәргә бу сүзләр кагылмый, ул хатынына яратып өйләнде һәм хыянәт итәргә уенда да булмады. Тик гомере буе үкенеп яшәрлек һәм башкалардан яшерерлек ялгыш адымы булды шул аның да... 

«Ул елларны Белоруссия аша Литва, Латвиядән йөк ташыдым. Һәр рейста билгеле бер урында, билгеле бер кунакханәдә туктый идем. Шундый рейсларның берсендә сөйкемле генә кызга игътибар иттем. Якындагы кибеттән үзенә кирәкле әйберләрне алып чыккач, ярдәм итәргә дип үзем башлап сүз каттым. Кыз Илнара исемле икән, шомырт кара күзләре белән елмаеп, ризалык бирде. Әлбәттә, озата баргач, куна да калдым», — дип, моннан күп кенә еллар элек булган вакыйганы хәтерендә яңартты чәчләре чалара башлаган ир уртасы.

Иртән чит урын-җирдә уянып киткәч кенә ике улы һәм сөйгән хатыны барлыгы исенә төшә. Билгеле инде, очраклы күрешүне сылтау итеп гаилә җимерүче ирләр сирәктер. Бу очракта да гаилә кору турында сүз кузгатмый берсе дә. Ә кыз чибәр булуы өстенә тәмле итеп ашарга да пешерә белә икән. Ир затының юлына дип, тәмтомнарын да биреп озата. 

Искәндәр юл буе Илнараның кияүгә чыкмаган саф кыз булуын аңлап, «әле бар тормышы алда, башка очрашмаска кирәк», — дип, үз-үзенә сүз бирә. Моңарчы сулга йөрмәвен дә исенә төшерә... 

Тик вәгъдәләре генә «тукран тәүбәсе» була шул. Чираттагы рейсларның берсендә кабат кызга шалтырата. Илнара да Искәндәрнең тәкъдименә каршы килми. Өстәвенә, бергә йөрүче алмашчысы да «менә син дә үзеңә сөяркә таптың», — дип хуплап, үсендереп куя. 

Илнара Искәндәрдән берни турында да сорашмый, өйләнешү турында да сүз кузгатмый. Ир үзенең өйләнгән булуы хакында җиткергәч: «Мин сезнең тормышыгызны җимерергә уйлаганым да юк, тыныч бул», — ди. 

Очрашулар ярты еллап дәвам итә. Искәндәр әлеге очрашуларны сагынып көтеп ала, барган саен кызга кыйммәтле бүләкләр бирә. Аның балаларча сөенүеннән үзе дә рәхәтлек кичерә. 

«Ике кибән арасында йөргән тычканны да тоталар» дигән кебек, Искәндәрнең хатыны да нидер сизенә. Әмма ул башкалар кебек тавыш-гауга куптармый, көнләшүен дә сиздерми. Бары тик: «Син мине элеккечә яратмыйсың ахры», — дип әйтеп куя. Бу көтелмәгән сорауга ни дип тә җавап бирә алмый ир. 

«Мин сине элеккечә яратсам да, ирексезләп үз янымда тотарга җыенмыйм, — дип дәвам итә хатыны, — аны да, мине дә газаплама. Әйдә, ачыктан-ачык сөйләшик». 

Бу сөйләшүдән Искәндәр төне буе борсаланып чыга һәм катгый карар кабул итә. «Гаиләмне саклап калу, балаларымны тәрбияләү өчен мин икенче эшкә күчәргә тиеш», — ди ул. Иртән эшкә баруга җитәкчедән үзен икенче эшкә күчерүен сорап, гариза яза. Беренче мәлләрдә Илнарасы төшләренә кереп газапласа да, түзә. Әкренләп тормышлары җайга салына, уллары үсеп җитә. Олысы өйләнеп, тормыш кора, кечесе югары уку йортына керә.Хатын да иренең яшьлек хатасын башка исенә алмый. 

Тик шактый еллар узып, шоферларның һөнәри бәйрәмен билгеләп үткәндә, кайчандыр бергә эшләгән кулдашы гына: «Илнарада синең кызың үсә бит, гел син инде», — дип, Искәндәрне аяктан егарлык хәбәр җиткерә. Моны ишеткән ир озакка сузмый, чираттагы ялын алып, Илнара янына китә. Аның кызы әтиле булып та ятим үсәргә, мохтаҗлыкта яшәргә тиеш түгел!

Таныш өйгә якынлашуга йөрәге дөп-дөп тибә, ә инде капкадан ике тамчы су кебек үзенә охшаган кыз чыкканын күргәч, телсез кала... 

Илнара аны колач җәеп каршы алмый. «Син нигә дип килдең?» — дип сорый. 

«Мин үземнең ахмак хәлдә калуымны аңладым. Кызымны тәрбияләүдә, белем бирүдә үз өлешемне кертә алмадым», — дип башлаган сүзе стенада Илнараның бер ир-ат белән төшкән фотосын күреп, өзелеп кала.

«Йөккә узуымны белүгә сине башка күрә алмаячагымны аңладым. Синең мине мин сине яраткан кебек яратмавыңны сизеп тордым. Баланы да синең истәлегең итеп табарга карар кылдым. Ә кызым туып бер ел үткәч, сиңа охшаган кешегә кияүгә чыктым. Ул Ләйләне үз кызы кебек үстерде. Тормышым бик яхшы. Анда сиңа урын юк», — ди Илнара. Шулай да Ләйләне чакырып кертеп, үз әтисе белән таныштыра ул. Кыз бу яңалыкны тыныч кабул итә. Искәндәрнең хатыны да бик авырлык белән генә булса да, моның белән килешә. Шактый еллар узса да, Искәндәр яшьлек хатасын төзәтергә үзендә көч таба. Менә озакламый Ләйләсе абыйлары белән танышырга кунакка килер. Искәндәр күңеле белән сизә: абыйлары да үз итәчәк, якын күрәчәк сеңелләрен. Һәм әтиләрен дә гафу итәрләр, әллә кайчан булган хәлләр өчен ачу сакламаслар.

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев