Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хатлар

«АйсАм» хәйрия оешмасы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хәйрия ярдәме күрсәтә

Хәзерге вакытта төрле шәһәрләрдә яшәүче 5 балага ярдәм итәләр.

Без «АйсАм» коммерцияле булмаган бергәлек төзеп, менә инде өч елдан артык, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм балалар церебраль параличы (ДЦП) булганнарга хәйрия ярдәме күрсәтәбез.

Хәзерге вакытта төрле шәһәрләрдә яшәүче 5 балага ярдәм итәбез. Ярдәм өчен акчаны меценатлардан җыябыз, шулай ук үзебез җыйганнарны да өстибез. 

Түбән Камада яшәүче Сабир исемле малайга, мәсәлән, күп тапкыр акча җыеп ярдәм күрсәттек. Ул балалар церебраль параличы белән интегә, хәрәкәтләнә алмый. Күптән түгел аңа ноутбук һәм принтер бүләк иттек. 

Сабирның әнисе баланы тернәкләндерүгә документлар әзерли, медицина учреждениеләренә хатлар җибәрә, шулай ук ярдәм сорап, бик күп фондларга мөрәҗәгать итә. Принтер һәм ноутбук аның теләге буенча сатып алынды. Без аларга гигиена әйберләре белән дә ярдәм итәбез. 

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле авыру балаларның үзләренә генә язмыш сынауларына каршы тору ай-һай авыр! Ата-аналарына да бик кыенга туры килә. Аларны шундый шартларда ялгыз калдыру мәрхәмәтсезлек булыр иде. Кыен вакытларда балалар язмышы өчен борчылып, хәлләрен җиңеләйтү өчен аларга ярдәм кулы сузу, кешеләрдә булган иң яхшы сыйфатларның берседер, мөгаен. Бу хакта онытмыйк, тирәбездәгеләргә мәрхәмәтле булыйк!

Марсель Вәлиев, «АйсАм» хәйрия оешмасы җитәкчесе
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев