Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Һәркемгә үз теле якын

Кызыл Чишмә бистәсенең «Мирас» мәдәният йортында чираттагы күңел ачу кичәләре узды. Аларны оештыруда җирле китапханә мөдире Илсөяр Җәббарова, сәнгать җитәкчесе Олег Корнилов һәм «Берегиня» пенсионерлар клубы катнашты.

Һәрбер кеше өчен туган теле – иң якыны, иң матуры, яңгырашы да һәрчак якын. Туган теле аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән ачыла. Мин 42 ел гомеремне Калуга шәһәрендә уздырсам да, татар телен онытмадым. Рус телендәге кичәләрдә дә туган телемдә җырлыйм һәм сөйлим. Бу кичәбездә татар, рус, башкорт телләрендә шигырьләр, җырлар башкарылды. Күбесе үз милләте киемнәреннән иде.
Шушы кичәдә Ватан сакчыларын да котладык. «Ватаныбыз» дигәндә, туган якны гына түгел, әти-әнине, якыннарны күз алдына китерәбез. Ә Ватан саклаучылар – әлбәттә, ир-егетләребез. «Берегиня» клубы пенсионерлары арасында да хөрмәткә лаек Александр Карпов 25 ел гомерен Хәрби-диңгез флотына багышлаган, Альфред Кәримов исә Свердлау өлкәсенең Ирбит шәһәрендә өч ел хезмәт итеп, уку бүлегендә яшь солдатларны, курсантларны укыткан. Рәфыйк Мерзов та Волгоградтагы хезмәте турында сөйләде. Кичәбез, гадәттәгечә, чәй табыны янында тәмамланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X