Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Онытылмас сәфәр

Без бер төркем Каенлы авылы ветераннары, җәмәгать эшләрендә һәм авылның мәдәни тормышында актив катнашучылар, депутатыбыз Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин ярдәме белән Зөя ярымутравына экскурсиягә барып кайттык.

Шундый мавыктыргыч, кирәкле һәм күңелле сәфәрдә булдык. Безне куандырган өчен аллаһының чиксез рәхмәтенә ирешсен, эшләре, юллары һәрчак уң булсын. 
Дөнья күрү – үзе гыйлем, ә гыйлем өстәү – һәр яшьтә дә зарур. Халкыбызның үткәнен, тарихын, шәхесләрен белү без өлкәннәргә оныкларыбызны тәрбияләү өчен дә кирәк бит. 
Экскурсия җитәкчеләре Татьяна Николаевна, Александр Буланов үз эшләренең чын осталары булып чыктылар. Аңлаешлы, кызыклы мәгълүмәт биреп Татарстаныбызны тирәнтен аңларга, яратырга мөмкинлек бирделәр. Сәяхәттә алган белемнәребезне, кичерешләребезне онытмабыз, киләчәк буынга да җиткерергә тырышырбыз.
Каенлы авылы җирлеге ветераннары исеменнән, Фәридә МОСТАФИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X