Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Өлкәннәргә рухи көч бирә

«Шәфкатьлелек» («Милосердие») үзәге — өлкән буын өчен тернәкләндерүче һәм рухи яктан көч бирүче бердәнбер үзәк.

Без, өлкән буын кешеләре, әлеге үзәктә ял итәргә яратабыз. Бу юлы да 15 октябрьдән 29 ына кадәр шунда ял итеп, көч җыйдык. 

Үзәкнең җитәкчесе Эльвира Исмәгыйлева һәм шәфкать туташы Ольга Исаева, хуҗалык бүлеге шәфкать туташы Венера Ансагитова безне ачык йөз, җылы сүз белән каршы алдылар һәм озакка сузмыйча бүлмәләргә урнаштырдылар. Бераз вакыттан, ашханәдә үзәкнең эчке кагыйдәләре белән таныштырдылар. Биредә югары квалификацияле хезмәткәрләр үз эшләрен яратып, бик тырышып хезмәт куя. Шуңа күрә, ял итүчеләргә хезмәт күрсәтү сыйфаты да югары. Бар җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Ашханәдә пешекчеләр татар, рус халыкларының милли ризыклары белән сыйладылар, әзерләгән ризыкларын ашап т уймаслык. Аерым гына берсен дә атап язасым килми, кече хезмәткәрләрдән алып, җитәкчеләргә кадәр үз эшен белеп һәм яратып башкара, барысы да зур рәхмәт сүзләренә лаек.

«Шәфкатьлелек» кә килүчеләрнең ялын оештыручы, ягымлы сүзләре белән өлкәннәрнең күңелен күтәрүче Галина Сабирова турында аерым язасым килә. Ул бирегә килгән кешеләр бүлмәләрдә генә утырмасын өчен бар сәләтен, көчен, белемен җигеп эшли. Атна саен берничә иҗат коллективын очрашуга чакыра. Үзәктә «Илһам» (җитәкчесе Ильяс Шәяхмәтов), «Ләйсән» (җитәкчесе Илгиз Сафиуллин), 5 нче музыка мәктәбе укучылары һәм башкалар белән очрашу күңелгә ял бирде.

Галина ханым күп кенә мактаулы исемнәргә лаек шәхес, ул — «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре». 1958 елда Мөслим районы Яңа Усы авылында дөньяга аваз сала. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама медицина училищесын тәмамлап, «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсендә шәфкать туташы булып эшли. Шәһәрдәшләребез әле аны матур җырчы, моңлы сандугачыбыз итеп белә. Дүртәр көн, тулы заллар җыеп, концерт куя Галина. Тәнәфессез, икешәр сәгать "тере тавыш«ка җырлый ул. Техника йортының ул чактагы директоры Анатолий Богатырев керәшен халкының фольклор ансамблен җитәкләргә чакыра. Галина Ивановна ансамбльне зур сәхнәгә алып чыга. Алар Түбән Камадан тыш, республиканың барлык шәһәрләрендә чыгыш ясый. Заманында Салават Фәтхетдинов та Г. Сабированы үз коллективына эшкә чакырган була, тик Галина үзен гаиләсенә, ире Марс Сабировка һәм яраткан кызлары Айгөлгә багышлый. «Сүрәкә» не 16 ел җитәкләгәннән соң, лаеклы ялга чыккач, «Шәфкатьлелек» тә эшли, ял итүчеләргә шатлык бүләк итә, рухи көч бирә.

Әле сентябрь аенда гына үзенең юбилеен билгеләп үткән Галина Сабировага эшендә һәм шәхси тормышында зур уңышларга ирешүен телибез. «Шәфкатьлелек» үзәгендә әле күп еллар өлкәннәрне шулай сөендерергә язсын.

Суфиян Минһаҗев, мәгариф ветераны

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев