Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Ни хәлең бар, укытучым?

Укытучы — оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул — оста скульптор да, ләкин аны күрмиләр, ул — яхшы психолог, ләкин рәхмәт сүзләрен ул бик сирәк ишетә. Гомумән, ул — тормыш җилләреннән, ялгышлардан саклаучы изге җан иясе.

2023 ел — Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Форсаттан файдаланып, Түбән Кама күптелле белем бирү комплексының химия-биология укытучысы, зирәк, тирән белемле, тынгысыз Миләүшә Тимергази кызына «Нихәл, укытучым? » — дип дәшеп, күңел тәрәзәләренә багып, серләрен бүлешәсем килде.

— Миләүшә Тимергазиевна, балачакта уйнап үскән мавыктыргыч укытучы уены, чын укытучы һөнәреннән нәрсә белән аерыла?
— Азалия, укытучы һөнәре балачакта уйнаган уен түгел шул... Ул зур җаваплылык сорый, чөнки баланың киләчәге, димәк, кешелек дөньясының киләчәге өчен дә укытучы җаваплы. Дистәләгән конкурсларга, имтиханнарга әзерләү, авыр гаиләләр белән эшләү — болар инде уен эш түгел! Күп көч, тәҗрибә сорый.

— Сезнең остазыгыз бармы? Үзегезне укыткан укытучыларны еш искә аласызмы? Аларның уңышлы эш алымнарын дәресләрдә кулланасызмы? 
— Әлбәттә, минем дә яраткан укытучым, остазым бар. Ул минем беренче укытучым, шул ук вакытта әнием дә Венария Рәфкать кызы. Әни булган өчен генә түгел, чынлап та, иң яхшы укытучыларның берсе булган өчен мин аны бик хөрмәт итәм, аның дәресләрен еш искә алам. Мин аннан иҗади эшләргә, балаларны яратырга, һәрчак үсештә булырга өйрәндем. Балаларга карата мөнәсәбәттә аның кебек бераз кырыс та, шул ук вакытта гади, кешелекле дә булырга тырышам.

— Укытучы балалар алдында авторитеты белән күбрәк уңышка ирешә ала дигән фикер белән килешәсезме?
— Килешәм, Азалия. Балаларны ихлас яратып кына, аларга киңәшче, терәк булып кына күңелләрен яулап, уңышка ирешәм дип уйлыйм. Балаларның фикерләрен тыңлап, туры юл күрсәтеп, мөстәкыйльлеккә өйрәтергә тырышам.

— Яхшы. Әгәр һөнәрегезне алыштыру мөмкинлеге чыкса, нинди һөнәр сайлар идегез? 
— Бу сорауны миңа 10 ел элек биргән булсалар, табиб дип жавап бирер идем. Ләкин бүгенге көндә күп еллар тәҗрибә туплаганнан соң, укытучы hөнәрен башкага алыштырмас идем, үземне башка һөнәр иясе итеп күрмим. Мин үз урынымны таптым. Укытучы һөнәре — ул инде минем яшәү рәвешем, шуннан тәм табып, алга таба да эшләргә язсын. 

— Мөмкинлек туса, ил башлыгына нинди сорау белән мөрәҗәгать итәр идегез?
— Иҗатка, балалар белән аралашуга күбрәк вакыт калсын өчен отчетларны киметүне, укытучыларга сәяхәт итү өчен мөмкинлек тудыруны, эш хакын арттыруны сорар идем. 

— Әмин, кабул булсын! Ә менә укытучы булырга җыенган укучыларыгызга нинди киңәш бирер идегез?
— Әлеге һөнәрне үзләренә сайлаганчы, бик яхшы уйласыннар иде. Балаларны яратасыңмы? Шәхси тормышны читкә куеп, мәктәп тормышы белән яшәргә әзерме? Яңалыкка омтылучанмы син? Туктаусыз укырга әзерме? Шушы сорауларга уңай җавап булса гына, укытучы һөнәрен сайларга була. 

— Һәрчак кочак-кочак дәфтәр тикшерәсез, журналларга, планнарга күмелгәнсез, төрле чаралар үткәрәсез. Кайчан ял итәсез соң сез? 
— Ял итү жәй көннәрендә инде, Азалия. Безнең отпуск башка hөнәр ияләренекенә караганда бераз озынрак. Күпләр укытучыларны көзге, язгы каникул вакытында ял итә дип уйлый, ләкин каникулда без отчет hәм башка кәгазь эшләре белән мәшгульбез. 

— Хезмәтегездә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?
— Һәр һөнәрнең авырлыгы бардыр инде ул. Вакыт җитмәү, балаларда укуга караш үзгәрү, социаль челтәрләр йогынтысы белән көрәшү, эш өчен кирәк булган күп нәрсәне үз акчаңа сатып алырга туры килү h.б.

— Миләүшә Тимергазиевна, ничек кенә булса да, киләчәктә укытучы һөнәренең дәрәҗәсе кабат күтәрелер дигән өметтә калам. Ихлас әңгәмәбез өчен зур рәхмәт сезгә. Мактаулы һәм авыр хезмәтегездә зур уңышлар телим.

Азалия Кәримова, «Адымнар» күптелле белем бирү комплексының 7 б сыйныфы укучысы
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев