Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Мәсәлче белән очраштык

2 нче шәһәр китапханәсенең уку залында педагогика көллияте студентлары катнашында шагыйрь, мәсәлче, лаеклы ялдагы хокук белгече, шәһәребезнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәфәт Шәйдуллин иҗатына багышланган очрашу кичәсе җылы узды.

Очрашу барышында Рәфәт абый үзенең кызыклы, гыйбрәтле вакыйгаларга бай тормыш юлы белән таныштырды, укучы яшьләргә 2017 елда дөнья күргән  «Мәсәлләрем – әсәрләрем» китабын тәкъдим итте. Автор аны үзенең тормыш юлдашы, табибә Миңсылу Зыятдин кызына багышлаган. 
Рәфәт абый Шәйдуллин бик күп еллар хокук органнарында адвокат булып эшләгән. Ул – Россия Адвокатлар Палатасының беренче дәрәҗәдәге алтын медале иясе. Шуңа да аның әлеге китапта урын алган мәсәлләре тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Без – укучылар өчен алар шулай булулары белән кызыклы да инде. 
Кичә барышында китап укучылар автор укуында мәсәлләр тыңлап рәхәтләнделәр, кайбер урында рәхәтләнеп көлделәр, кайчакта гаҗәпләнделәр, мәсәлләрнең төп геройлары да чамаланды шикелле. Берничә мәсәлен укучы кызлар да сөйләделәр. Укучылар укыган мәсәлләрнең берничәсен Рәфәт абый үзе үк шәрехләп тә барды. Рәфәт Самигулла улы студентларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, тәҗрибәле юристның юридик киңәшләре бик урынлы һәм файдалы булды. Кичәдә катнашкан һәркем үзе өчен бай иҗатлы мәсәлче-шагыйрьне ачты. Кичәне алып баручы авторга яңадан-яңа иҗат уңышлары, бәрәкәтле гомер теләде.
Лилия ХӘЛИУЛЛИНА, 2нче шәһәр китапханәсе хезмәткәре.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев