Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Мин тормышка гашыйк...»

Эльвира Әскәрова актив тормыш алып бара, кул кушырып ятмый, үзенә шөгыль таба, эзләнә, кызыксына.

Безнең һәр көнебез ашыгудан башлана: иртүк мәктәпкә соңга калмыйча барасы, дәресләр беткәч, тагын өйгә кайтырга ашыгабыз. Тирә-якта нинди вакыйгалар булган, нинди кешеләр арасында яшибез, без аны белмибез; вакытыбыз юк дип зарланабыз. Ә бит янәшәбездә төрле кешеләр яши! 

Кемнәргәдер тормыш туктап калган төсле, алар ашыкмыйлар, кабаланмыйлар. Язмыш тарафыннан кыерсытылып, үз аякларында йөри алмасалар да, хәрәкәтләнеп, үз тормышларын ямьләп, нинди булса да шөгыль табып, заман белән бергә атларга тырышалар. Андыйлар төшенкелеккә бирелми, авырлыклар алдында куркып калмый, очраган киртәләргә тукталмыйча, актив тормыш алып бара. 

Шундыйларның берсе — шәһәрдәшебез Эльвира Әскәрова. Без, якыннанрак танышу өчен, Әльвира апаны үзебезнең 27 нче мәктәпкә кунакка чакырдык. Ул тумышы белән Кукмара районыннан. Үзен белгәннән башлап, яшәү өчен көрәшә: тик тормый, укый, урта мәктәпне тәмамлаганда имтиханнар да тапшыра, белемгә омтыла. Кукмарада колледж тәмамлый, аннары, читтән торып, Чаллыдагы ТИСБИда белем ала. Әллә ничә белгечлек буенча дипломы бар. Хәзер дә укуын дәвам итә: компьютер, заманча технологияләр буенча махсус курста белем ала. 

Ноябрь аенда Эльвира Әскәровага 31 яшь тулды. Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә улы Марсель белән яши. Ни өчен безнең шәһәргә күчәргә уйладыгыз дигән соравыбызга, ул, монда физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен тиешле шартлар булдырылган, транспортта да уңайлыклар бар икәнлеген әйтте. 

Эльвира Әскәрова актив тормыш алып бара, кул кушырып ятмый, үзенә шөгыль таба, эзләнә, кызыксына. Атнага ике тапкыр «Батыр» спорткомплексына йөри. Шәһәр китапханәсенең даими укучысы, андагы бер генә очрашуны да калдырмаска тырыша, ярыш-бәйгеләрдә бик теләп катнашучы да. Коляскада утырган килеш, төрле хәрәкәтләр ясап, биергә өйрәнә. Әбисе, әнисенең бик моңлы итеп җырлавын кечкенәдән үк тыңлап үсә һәм үзе дә матур итеп җырларга да өйрәнә. Безнең белән очрашуга «күчтәнәч» итеп ике җыр алып килгән иде. 

Эльвира коляскада утырган килеш биергә дә өйрәнә. Әле ничек кенә бии! Шәһәркүләм, республикакүләм ярышларда җиңеп чыга. 2022 елда үткәрелгән «Татарстан энҗесе» сәләт һәм матурлык конкурсында катнашып, яхшы нәтиҗәгә ирешә. Эльвираның иң югары уңышы — 2023 елда Петербург шәһәрендә үткәрелгән «Невская краса» бәйгесендә призлы урын яулавы. Шуны да өстәп китәргә кирәк, бу бәйгедә Татарстанның Кукмара, Чаллы, Яшел Үзән районнарыннан килгән кызлар да була, мактаулы «Мисс оптимизм» титулы бары тик Эльвира Әскәровага гына бирелә. 

Аның сөйләвен тыңлыйм, ә үзем аңа сокланып утырам! Ерак юлга чыгу саусәламәт кешедән дә зур тәвәккәллек, сабырлык сорый. Ул, коляскада утырган килеш, курыкмыйча, башта Казанга, аннары Петербургка кадәр самолетта бара. Берничә көн дәвамында барган чарада аңа ничә тапкыр чыгыш ясарга, камералар, таләпчән жюри алдында чыгыш ясарга кирәк булган. Болар бит үзе бер батырлык! 

Эльвира Әскәрова — башкаларга охшамаган, тырыш, максатчан шәхес. Шуларга өстәп, үҗәтлеге дә бар. Ул тормышка гашыйк, шуңа күрә бер генә сәгатен дә бушка уздырасы килмидер. 

Әйе, шундый кешеләр белән танышкач, аларның никадәр көчле рухлы булуларын күрәбез. Без, сау-сәламәт яшьләр, аларга битараф булмасак иде.

Мария Петрова, И. Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның «Мирас» түгәрәге әгъзасы

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев