Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Милли йолаларны белеп үссеннәр

Елның сихри фасылында, көзен, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

Сөмбелә – «башак» дигән сүз. Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре һәм туңга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырыла.

Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр. Шуңа нигезләнеп, 25 октябрь көнне «Сөмбелә гүзәле» төбәкара бәйгесенең финал туры узды. Бу бәйге 76 нчы балалар бакчасында 2017 елдан бирле даими рәвештә уздырыла.

Финалда Түбән Кама муниципаль районыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән алты бала катнашты.

Бәйгедә катнашучы кызлар татар телендә иркен аралашып, Сөмбелә бәйрәменең килеп чыгышын һәм әһәмиятен уйландыра торган сораулар, биремнәр аша ачып бирделәр.

Көзге муллык белән бизәлгән алъяпкычларны презентацияләү жюри әгъзаларының күңеленә хуш килде. Иң кызыклы, иҗади, эчтәлекле биремнәрнең берсе – татар милли гореф-гадәтләрен, йолаларын («Сабантуй», «Нәүрүз», «Каурый өмәсе», «Каз өмәсе», «Аулак өй», «Әбием сандыгы») сәхнәләштереп күрсәтү булды.

Шундый бәйрәмнәрдә халкыбызның гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру балаларда горурлык хисе уята.

Хөрмәтле педагогларыбыз, сез татар халкын милләт буларак саклап калу, яшь буынга туган телебезне оныттырмау, халкыбызның милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре аша тәрбияләү өстендә зур эш алып барасыз.

Бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган 76 нчы балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыйндуллинага, өлкән тәрбияче Илсөяр Малыгинага, татар теле тәрбиячеләре Римма Минһаҗевага, Алсу Ганиевага һәм шушы балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләргә зур рәхмәт.

Мансур Ганиев, аксакаллар шурасы әгъзасы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X