Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Мәче генә булса да...

Мин хуҗалары ташлаган урам мәчеләрен ашатам. Йорттагылар арасында минем бу гамәлемә караш төрлечә: бер ишләре мине сүгә, икенчеләре битараф кыяфәттә янымнан узып китә, өченчеләре калдык ризыкларын чыгарып бирә. Хуҗасыз мәчеләрнең берсе авыргач, мин аны «Надежда» үзәгенә алып бардым. Андагы ике табиб мәчене игътибар белән карадылар, алга таба ниләр эшләргә икәнен...

Мин хуҗалары ташлаган урам мәчеләрен ашатам. Йорттагылар арасында минем бу гамәлемә караш төрлечә: бер ишләре мине сүгә, икенчеләре битараф кыяфәттә янымнан узып китә, өченчеләре калдык ризыкларын чыгарып бирә.
Хуҗасыз мәчеләрнең берсе авыргач, мин аны «Надежда» үзәгенә алып бардым. Андагы ике табиб мәчене игътибар белән карадылар, алга таба ниләр эшләргә икәнен өйрәттеләр. Операциядән соң, хәтта, бәйләвечләрен дә алмаштыра алмадым. Бәйрәмнәргә туры килсә дә, шул үзәктән Рузил исемле егет өч мәртәбә килеп, мәчене «Надежда»га алып барды. Кайсы ата-ана баласын шул кадәр мәрхәмәтле һәм олы йөрәкле итеп тәрбияләде икән?! Яшьләрне сүгәргә яратабыз да, арада Рузил кебекләре дә бар... Мәче терелгәнче, мин ул үзәктәгеләр белән телефоннан гел киңәшләшеп тордым. Ярдәмнәре өчен алар миннән бер тиен дә акча алмадылар.
Хуҗасыз эт-мәчеләр яныннан битараф рәвештә үтеп китәргә дә, ачлыктан интеккән мескеннәрнең ялварулы мияулауларын, өрүләрен ишетмәскә дә була. Шулай ук агулап үтерүе дә җиңел, әмма кешелекле кешеләрнең андый кансызлыкка баруы гафу ителә торган нәрсә түгел.
Һәм соңгысы. Мин үзем рус булсам да, язмамны «Туган як»та бастыруларын үтенәм. Ул газетаны танышларым бик мактый. Әледән-әле, ташландык мескен эт-мәчеләр турында язып торалар дип ишеткәнем бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев