Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Мәктәп сукмагыннан җырлап кайта яшьлек

Инде күп еллар шәһәрдә яшәп, гаилә корып, балалар тәрбияләп үстерсәк тә, йөрәкнең бер почмагында әле һаман да авылны сагынып яшибез. Балачагыбыз авылы истән чыкмый, төшләргә кереп истәлекләрне яңарта.

Әлки районының Түбән Биктимер авылында туган нигезебездә өебез әле дә тора. Йортыбызның жылы кояшы булган әниебез белән әтиебез генә юк шул инде бу якты дөньяда.

Әниемә бәйле яшьлек хатирәләре турында сезнең белән дә уртаклашасым килә. Мин район үзәге булган Базарлы Матак мәктәбендә укыдым. Спорт түгәрәкләренә йөреп, беренче мәхәббәт белән очрашулардан соң, төнге икеләрдә генә өйдә булам. Мәктәптән соң «Әниемә хат» җырын кычкырып жырлап киләм, күрше кызы әнигә кереп: «Чәеңне кайната тор, малаең кайта», – дип әйтә торган булган. Әнием кич белән мине көтеп ала, шуннан соң гына йокларга ята торган иде.

«Дөньяның начарлыгын матурлык җиңә», - дип әйтү, беркадәр дөрес түгел. Начарлыкны матур эшләр, яхшы гамәлләр кылган кешеләр җиңә. Әниемнен ял иткәнен мин бервакытта да күрмәдем. Кырдан кайтуга, тәрәзәләрне каплап куя, чөнки ут яктысы күренмәскә тиеш. Безне кочаклап елап та ала, казан астына утын, салам ягып, аш әзерли.Черек бәрәңге, алабута, кычыткан – бар ризык шул. Ашаганда чыра кабызып, чиратлашып яктылык төшереп тора идек. Керосин лампасы бар, тик керосины юк иде. Аны керосин сатучы Талиб абый Базарлы Матактан алып килеп сата.Көзен каз өмәләре, яз аенда өйләр юу бергә күмәкләшеп башкарылды. Бәйрәмнәрдә гармун моңы, җыр тавышы авылны күмә иде.

Бу көннәр сагынып сөйләрлек истәлек булып, үткәндә калдылар. Әниебез изге зат, безне ачлыктан үтермичә саклап калган. Без дә, синең 11 балаң, йөзеңә кызыллык китермәдек, әнием! Һәрберебез тормышта үз юлын тапты. Миңа: «Син моңлы бала, матур җырлыйсың. Андый кешегә бу дөньяда яшәү авыр. Тормышыңда Аллаһы Тәгаләне онытма, ул сине саклар», – дип әйтеп калдырдың. Әниемнең әлеге изге сүзләре әле дә исемдә, намазымны укыйм, корбан чалам. Күп еллар узса да, газиз әниемнең җылы карашы, нурлы йөзе күңелемдә саклана. Минем генә түгел, барыбыз өчен дә иң кадерле кешеләр бит алар-әти-әниләребез!

Корбан Галиев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев