Кызы булмагач...
Шәһәргә йөрергә чыккач, күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашырга туры килә. Бер-көнне ирле-хатынлы танышларымны очраттым. Әгътәс кулындагы тал чыбыгыннан ясалган ике таягын урман читендәге агачка терәп куйды да, Әлфиянең скандинавия таякларын кыскартып җыярга булышты.
– Белмәгән булсаң, бел: бу таякларның озынлыгы кеше буеның 70 процентында булырга тиеш. Синең озынлык 176 сантиметр бит әле? Шуны 0,7гә тапкырлагач, 123 килеп чыга. Интернеттан укыдым. Шулай булганда гына файдасы бар икән аларның, – дип сөйләнде үзе.
Гадәттәгечә, шуннан «хәлләр ничек»кә күчтек. Әгътәс биш тапкыр бабай булырга өлгергән инде. Пенсиядә булса да, вакыт җиткерә алмый икән.
– Язын бакчага китәбез, җәй шунда уза инде, көзен генә кайтабыз. Хәзер менә сәламәтлекне ныгыту белән шөгыльләнәбез. Картаясы килми бит әле. Өч улыбыз да минем юлдан китте – нефтехимиклар. Икесе аппаратчы булып эшли, өченчесе – слесарь. Кечкенә вакытта балалар хатынның кыз бала тапмаганына гел пошынды. Кайчакта мине дә гаепли иде. Каяндыр бер шигырь тапкан да, миңа тоттырды. Кызыксынсаң, бер укытырмын әле үзеңә. Ул бит миннән яшьрәк, шуңа күрә: «Әле дә соң түгелдер», – ди. Бу яшьтә бала алып кайтсаң, кеше күзенә ничек күренерсең аннары, дип тә уфтанып куя үзе. Балалар өчен тырышу инде. Ипотека заманы бит. Вакытында бушка биргән зур фатирыбызда көн күреп ятабыз. Балалар, оныклар кергәләп йөри. Иң олы оныгыбыз – кыз. Әбисенең уң кулына әйләнеп бара – бергә кухняда мәш киләләр. «Ярар, савыт-саба юышырга кеше булды, үзебез алып кайтмасак та була», – дип көлә хәзер хатын.
Озакламый Әгътәс белән тагын очрашырга туры килде. Кулыма шигырь тоттырды. «Син бит газетага язасың, бастырмаслармы шуны. Минем Әлфиям кебек: кыз балам юк дип уфтанып йөрүчеләр укысын», – ди. Чыннан да, ир балалар гына тәрбияләгән кешегә олыгаеп килгәндә кыз үстерү җиңел булмас кебек. Шигырьдәгечә әйтсәк,
... Бантик та
тага белмим,
Күлмәк тә тегә белмим,
Мин кызлар белән бер дә
Көйләп сөйләшә белмим.
... Ярый әле, кызым юк...
Васил КАМАЛОВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев