Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Кызыклы экскурсия

Янгынга каршы федераль хезмәтнең 44нче янгын частенең 1нче отрядында оештырылган "Ачык ишекләр көне" Красный Ключ урта мәктәбенең беренче класс укучылары өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде. 2 октябрьдә, иртәнге сәгать унда, янгын часте депосы балалар шау-шуына күмелде. Часть начальнигы урынбасары Иван Павлов үзенең подразделениесендә балалар өчен кызыклы экскурсия оештырды. Аның сөйләве...

Янгынга каршы федераль хезмәтнең 44нче янгын частенең 1нче отрядында оештырылган "Ачык ишекләр көне" Красный Ключ урта мәктәбенең беренче класс укучылары өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде.
2 октябрьдә, иртәнге сәгать унда, янгын часте депосы балалар шау-шуына күмелде. Часть начальнигы урынбасары Иван Павлов үзенең подразделениесендә балалар өчен кызыклы экскурсия оештырды.
Аның сөйләве буенча, 44нче янгын часте 1976 елда ук ачылган икән. Шул вакыттан башлап, янгынга каршы көрәшүчеләр, тормышларын куркыныч астына куеп, бик күп янгыннарны сүндергәннәр, аварияләр нәтиҗәләрен бетерүдә дә катнашканнар. Промышленность зоналарында булган көчле янгыннарны сүндерү барышында төшереп алынган архив видеоязмаларын караганда, моның чынан да шулай икәнлегенә балалар да, ата-аналар да үз күзләре белән күреп ышандылар. Мәсәлән, кечкенә Варя Морозова, карашын экраннан алмыйча: "Янгын сүндерүчеләр ничек итеп шундый зур ялкынга каршы көршә алалар икән? Алар үзләре бик бәләкәй бит, ә яна торган корылма әнә ничек зу-у-ур", - дип кычкырып җибәрде.
Балаларга, шулай ук, частьнең элемтә пунктын, тренажерлар залын, инспекторлар утыра торган кабинетларны, тәрбия эшләре бүлмәсен, ашханәне, ял бүлмәсен күрсәттеләр. Аларның һәрберсе янгын сүндерүчеләр эше өчен бик әһәмиятле икән.
Янгын сүндерү техникасын күрсәтергә чират җиткәч, болай да хәрәкәтчән балалар тагын да ныграк шау-гөр килделәр. Частьның өлкән машина йөртүчесе Айрат Мифтахов иң кыю күренгән малайларның берсе Әмир Горбуновка сиренаны тоташтырырга рөхсәт биргәч, тегесе шатлыктан җиде кат күккә күтәрелгәндәй булды. Каршылыклар куелган юлда төрле күнегүләр ясау, баскыч ярдәмендә өйрәнү башнясының өченче катына үрмәләү күнегүләре дә балаларның күңелләренә һуш килде. Ә бу күнегүләрнең барысын да каравыл начальнигы Марат Зыятдинов күрсәтте.
Су һәм күбек белән ялкынны сүндергәндә Бася исемле этнең су агынтысына эләгүен күргәч тә, балалар гөрләшергә тотындылар. Янгын депосында комендант булып эшләүче әнисенең кулларына тотынып торучы Катя Петровичева: "Үскәч мин дә әнием шикелле янгын частендә эшләячәкмен", - диде.
Бу көн болытлы һәм җилле булса да, балалар салкынны сизмәделәр, чөнки һәрчак хәрәкәттә булдылар: әле йөгерделәр, әле машинага үрмәләделәр. Аларның күңелләре күтәренке иде. Әлеге чараның ахырында янгын часте ашханәсенә кереп, бергәләшеп, торт белән чәй эчтеләр. Балаларның класс җитәкчесе Ольга Григорьева, кызыклы экскурсия өчен, янгын сүндерүчеләргә рәхмәт белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев