Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Кунакларны да җәлеп иттеләр

Шәһәребезнең 30 нчы микрорайонында, Шәһәр көне уңаеннан, зур тантана оештырылды: 2 нче гимназия янәшәсендә Сиреньнәр паркы ачылды.

Бу бәйрәмдә 83, 82, 80, 76, 74, 44, 43 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр хуҗалар ролендә катнашты. Алар тарафыннан оештырылган осталык дәресләре: чүлмәк, рәсем һәм балчыктан әвәләп әйберләр ясау остаханәләре, спорт мәйданчыклары кунакларны битараф калдырмады, әлеге һөнәрләр буенча булдыклылыкларын сынап карарга теләүчеләр шактый иде. 

83, 76, 74 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чүлмәк ясауда осталыкларын сынап карарга теләүчеләрне чүлмәк, тәлинкә, стакан ясауга һәм бизәүгә җәлеп итте. Кунаклар «Мин Бакый Урманче урамында яшим» дип язылган бутоньеркаларга гына ия булып калмадылар, ясаган хезмәт җимешләрен үзләренә дә сорап алдылар. 

80 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә килүчеләргә «түбәтәй» бизәргә һәм сиреньнәр төшерелгән, 23.09.2023 датасы куелган открыткалар ясарга тәкъдим итсәләр, 44 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр исә «пластилинография» техникасын кулланып «яулык» бизәргә өйрәттеләр, бизәлгән яулыклар кунакларга бүләк буларак бирелде. 43, 82 нче балалар бакчаларыннан нәни спортчылар халык уеннары белән таныштырдылар, ярышларга кунакларны да җәлеп иттеләр. 

Күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бәйрәм барышында гына түгел, ә киләчәктә дә һәрдаим сизелеп торыр һәм бу парк шәһәрдәшләрнең яраткан ял итү урыны булыр дип ышанабыз. 

Резедә Газизова, 83 нче балалар бакчасы мөдире
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев