Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хатлар

Иштирәк авылында яшәүче Вагыйзь Сәйфуллин туган як музеен булдырган

Вагыйзь Сәйфуллин моннан 15 ел элек үк шәхси музеен оештыра башлаган икән.

Узган гасыр азагында илебездә беренче шәхси музейлар ачыла башлады. Аларның берничәсендә — Башкортстанның Кандрыкүл, Самара өлкәсенең Денискино авылларында булырга туры килде үземә. Ә менә Түбән Камадан бары 14 чакрым ераклыкта урнашкан Иштирәк авылында шундый ук музей бар икәнлеген белми дә идем... 

Шушы көннәрдә шәһәребезнең аксакаллар шурасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Иштирәккә сәяхәт кылдылар. Музейны эзләп табу кыен булмады. Чөнки урамда кузовы өстенә кызыл байрак эленгән ГАЗ-69 машинасы һәм гараж түбәсенә урнаштырылган Ленинның зур бюсты ерактан ук күзгә чалына. Капка төбендә безне хуҗа үзе каршы алды. 

Вагыйзь Сәйфуллин моннан 15 ел элек үк шәхси музеен оештыра башлаган икән. Кырык елга якын Түбән Каманың төрле дәваханәләрендә эшләүче югары квалификацияле врач-отоларинголог Вагыйзь Самат улы туган төбәге тарихы белән яшьтән үк кызыксына. Музейдагы экспонатларны ул, берничектә арттырмыйча, гомер буе җыйган дип әйтергә була.

Капкадан керүгә үк алмагач-пихталар арасында борынгыдан калган такта яру станогы күрәсең, анда кояшта уңып беткән эш киемнәре кигән кешеләр сыны. Бу корылма авыл тарихы белән тыгыз бәйләнгән, чөнки узган гасыр уртасында Иштирәк читендә «База» дип аталган лесхоз булган. Янәшәдә кулдан хәрәкәткә китерелә торган пожар насосы — еш булган янгыннар авыл елъязмасының кара битләре. Йортның янкормасына бөтен стена буе борынгы эш кораллары асып куелган. Чабагач, ураклар, үлчәүләр, чаналар... 

Әлбәттә, килгән кешеләрнең төп игътибарын ишегалдында урнашкан автомототехника җәлеп итә. Үзем ялгышмасам, урамда торган ГАЗ-69 дан тыш тугыз машина санадым: Серпухов мотозаводында эшләнгән СМЗ, халыкта «Моргуновка» дип йөртелгән инвалидлар өчен чыгарылган машина, кара «эмка» — М-401, беренче «Волга» ГАЗ-21... һәм төрле модельдәге биш «Запорожец»! Вагыйзь әфәнде әйтүе буенча, аларның күбесенең моторы эшли һәм машина хәрәкәт итә ала. Ә мотоцикллар саны биш дистәдән артык. Легендар «ЯВА» һәм «Панонио»дан тыш уннан артык ИЖ модельләре («ИЖ-49» дан башлап), коляскалы «Урал», «Минск», «Ковровец»лар. Мотороллерлар да шактый. Хет бүген тагып басуга чыгып китәрлек 2 ат сабаны да бар монда... 

Музей урнашкан зур йортның өч бүлмәсендә дә берсеннән-берсе кызыклы, үзенең аерым бер тарихы булган экспонатлар: сәгатьләр, музыка кораллары, телерадио аппаратуралары, фотоаппаратлар. Самавыр-комганнар исәбенә чыга алмадым, араларында җиз һәм бакырдан бик нәфис итеп эшләнгәннәре дә күп. Сугыш тематикасына багышланган бүлектә винтовка макетлары, җир астыннан табылган алтатарлар, хәнҗәр, инде тутыгып беткән башка хәрби кораллар. Кайберләре өр-яңа, хәрби-эшләпә «афганка», «регулировщик» ның 3 төсле төнге фонарьлары һ.б. 

«Танеко» төзелеше вакытында җир астыннан зур сөякләр казып чыгарганнар иде, — дип сөйләде Вагыйзь әфәнде. — Кайберләрен шәһәр музеена алып киттеләр, мин дә мамонтның сөяген һәм тешен алып кайттым...»

Тарихи чыганакларда Аулаш елгасы буенда хәзерге Иштирәк авылы урыны 1678 елдан бирле Бачкеева Пустошь авылы буларак мәгълүм. Аннары ул Алансу дип аталган. Шул чорларга караган бер башы очлы кадак, каршы ягы 4 кә бүленгән тимер таякчыкны хәтерләткән бик сирәк табылдыкны В. Сәйфуллин безгә элек тәрәзәсез өй эчендә утлы чыра тоткычы булган дип аңлатты. Болгар ханлыгы чорыннан калган гер, җәя-сөңге укларының тимер очлыклары да бар икән. Шәхсән үзем Вагыйзь әфәнде тарафыннан төрле төбәкләрдән табып алып кайткан Коръән китапларын һәм төрле сүрә язмаларының җыентыкларын бу музейда иң кыйммәтле экспонатлар дип саныйм. Алар арасында уникаль дип танырлык, гарәпчә кулдан язганнары да (1700 нче елгы) бар. Бер Коръәнне хуҗасы, 30 нчы елларда Себергә алып киткәндә, он тутырылган тубалга яшереп саклап калган. Колхозлаштыру чорында чыккан «Трактор» (редакторы якташым Нур Баян булган-автордан), 50-60 нчы елгы «Комсомолец Татарии», «Советская Татария» газеталарының тупланмалары, башка бик сирәк кулъязма һәм басмалар да бар икән. 

Кемнәрдер музей эшчәнлеген коллекционерлык шөгыле белән бутыйлар. Вагыйзь Самат улы үзенең экспонатлары белән Сабантуй һәм башка чараларда катнаша, экскурсияләр уздыра. Иң мөһиме — туган ягы тарихын тирәнтен өйрәнә, 2020 нче елны Казанда «Туган авылым Иштирәк», 2023 елны шул ук исем астында дәвамын 712 бит(!) күләмендә бастырып чыга. Аның тагын бер яраткан шөгыле бар — рәсемнәр ясый, алар шулай ук туган як табигатенә һәм авылдашларына багышланган... 

Иштирәк күпкырлы талант ияләренә бай. Аларның берсе — вакытсыз арабыздан киткән шагыйрь Хөсәен Ягъфәр. Шуңа күрә юлда туктап, аның кабере урнашкан зиратта язучыбыз Фәтхулла Абдуллин белән дога укып чыктык. Кайтышлый Иштирәкнең башка танылган шәхесләре — Рәфкать Муллин, Габделхәй Метшиннар һәм башкалар турында сөйләшүне дәвам иттек. Бүген бу тарихи, борынгы авыл күрше район составына керсә дә, Иштирәкнең күп егетләре Түбән Кама данын танытуга да зур көч куйганнар бит. Шуларның тагын берсе, тарих «җене» кагылган данлыклы табиб Вагыйзь Сәйфуллин белән танышуыбызга бик сөендек без...

Фәрит Вагыйзов, Россия һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев