Иң кадерле кешебез
Минем әнием Тәслимә Минневәли кызы Әхтәмова, бүгенге көндә авылыбызның иң өлкән кешесе. Аңа 92 яшь тулды.
Әнием 1930 елның 10 маенда Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында гаиләдә беренче бала булып туган. Аның әнисе — гади эшче, ә әтисе авыл советы секретаре булган. Әнием башлангыч сыйныфларда бик яхшы укыган. Шуңа аны әтисе (бабаебыз), «Укытучыга укытам», дия торган булган. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып, бабай сугышка киткән. Шулай итеп, аның бу хыялына тормышка ашу насыйп булмаган. Ә менә әнкәйнең дүрт баласы, югары белем алып, укытучы булып эшли. Шуларның берсе — Фәнис Әхтәмов — мәктәп директоры.
Әнкәй 1954 елда Югары Чаллы авылыннан Габделхәй Әхтәмовка кияүгә чыга. Аларның җиде балалары дөньяга аваз сала: биш кыз, ике малай. Аллаhка шөкер, бүгенге көндә барыбыз да исән-сау, гаиләле, балаларыбыз бар. Кызганыч, әтиебез 2013 елда вафат булды. Әнкәй балалары кадер-хөрмәтендә өебезнең нуры булып яши. Әти белән бергә алар безне тырыш, эшчән, кешелекле, ярдәмчел итеп тәрбияләделәр. Бишебез авылда яши. Үзара тату, дус булып, аралашып, ярдәмләшеп торабыз.
Әнкәебез бик еш үткәннәре, авыр сугыш еллары турында искә ала. Әнием сөйләгәннәрдән кайбер хатирәләрен сезгә дә җиткерәсем килә.
«Сугыш башланганны әти кайтып әйтте. Ул Түбән Уратма авылы советы секретаре иде. Башта аны сугышка җибәрми тордылар. Иптәшләре сугыш башлануга киткән иде. Әтине августның 16 ларында озаттык. Сугыштан бер хаты гына килеп калды. Озакламый «Хәбәрсез югалды» дигән хәбәре килде. Ул вакытта без әле бала-чага. «Сложный» дип аталган ашлык суктыру җайланмасында эшләдек. Су тегермәне кебек су белән эшләүгә корылган иде ул. Олы кешеләр аңа көлтәне салып тора, ә без суктырылган саламны алып, кибәнгә илтәбез. Әниләргә ияреп басу эшенә дә бара идек.
Сугыш вакытында "исполнитель"ләр була иде. Ул чират буенча килә. Көне буе идарәдәге йомышларны үтәүче инде ул. Төннәрен күренмәслек итеп тәрәзәләрне томаларга кушалар, дошман самолетлары күреп, бомба ташламасын өчен. Аны шул "исполнитель"ләр тикшереп йөри.
Сугышның соңгы елларында симәнә (чәчү орлыгы) ташырга йөрдек. Без Смыловка пристаненә барабыз, аннан орлык, тоз ташыйбыз. Чабата киеп, саз ерып, караңгыдан кузгалабыз. Тезелешеп тау аркылы йөри идек. Бәрәңге илтеш иде кыш буе. Тагы да үсә төшкәч, урман кисәргә куштылар, аннан соң торф чыгарырга җибәрә башладылар.
Сугыш бетте дип кенә тормышлар җиңеләймәде. Бик күп елларга барды аның авырлыгы. Ул елларда авыл халкына салымнар бик күп иде. Малың булмаса да, ит, сөт, май, йомырка, йон тапшырырга кушалар. Мал булмаса, аның өчен махсус суючыга акчалата кушыласың. Сугыш елларының авырлыгы безнең буынга да җитәрлек төште. Аллаhка шөкер, бүгенгебез бик мул. Безгә бу тормышны күрергә насыйп булды. Алга таба тормышлар имин була күрсен, сугышлар булмасын"...
Бүгенге көндә әнкәйнең 17 оныгы, оныкларның 22 баласы бар. Әнкәй балалары, оныкларына куанып, аларга изге теләкләрен теләп, тормыштан канәгать булып, шөкер итеп яши.
Кадерле әнкәй, котлыйбыз
Зур юбилеең белән!
90 яшь — ул бик зур бәхет,
Күп кешегә килми дә!
Сугыш авырлыкларын да
Күтәрдең иңнәреңдә.
Югалту газабы телә
Синең йөрәгеңне дә.
Җиде бала үстердегез
Әти белән бергәләп.
Оныкларның балалары
Үсеп килә тәгәрәп.
Ач-ялангач булмадык без
Сез янәшә булганга.
Тырыш, уңган hәм ярдәмчел
Балаларың бары да.
Кадер-хөрмәт барыбыздан,
Урының синең түрдә.
Сәламәт бул, шатлыкларга
Төренеп яшә җирдә.
Кояш кебек якты йөзең,
Бик изге теләкләрең.
Догаларың кабул булсын,
Кадерле әнекәем!
(Әнкәйнең 90 яшенә 2020 елда язылды).
Изалия Хәйруллина, Югары Чаллы авылы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев