Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Язмышыма бик рәхмәтлемен»

Язмам герое – Фидания Хәбибулла кызы Шәйхетдинова 1947 елда Чистай районы (хәзерге Яңа Чишмә районы) Тубылгытау авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Алар алтау – өч кыз, өч малай үскәннәр. Бүгенге көндә өчесе вафат, өчесе исән – апасы, энесе һәм Фидания апа.

Фидания 1954 елда беренче сыйныфка укырга керә. Ул тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, абыйсы армия сафларына алына. Укытучы булырга хыялланган кыз, әтисенең үтенече буенча, ике ел фермада сыерлар сава. Аннан соң күрше Зирекле авылына унынчы сыйныфка укырга бара. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Казанга укырга керергә китә. Төпле белем алган Фидания конкурсны да үтә, тик алты ел укырга кирәклеге генә әтисенә ошап бетми. Юк, аның кадәр укыта алмыйбыз дип, кырт кисә. Нишләсен, Фидания тагын авылга кайтып, мәктәпкә эшкә урнаша. Бу юлы инде Алабуга педагогия институтының читтән торып уку булегенең физика-математика факультеты студенты була.

1968 елның августында Колмакчы авылы мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 2005 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, шушы мәктәптә хезмәт куя. Күп еллар директор урынбасары, уку-укыту эшләре буенча жаваплы булып тора. Бик күпләрнең яраткан укытучысына әйләнә. 1970 елда гомерлек яры Миңнулла белән гаилә коралар.

Миңнулла абый лаеклы ялга кадәр бернинди хәвеф-хәтәрсез машина йөртә. Пенсиягә чыккач та, өйдә кул кушырып утыра алмый, гомер буе колхозда «тимер ат» иярләгән ир-ат, авылда фермер хужалыгында биш ел эшли.

Миңнулла абый белән Фидания апа өч бала үстерәләр. Бүгенге көндә биш оныклары һәм бер оныкчыклары бар. Үрнәк, тырыш гаиләдә тәрбияләнгән балалар «Оясында ни күрсә – очканында шул булыр» дигән әйтемгә туры китереп, уңган, әдәпле булып үсәләр. Өчесенең дә бүгенге көндә яраткан гаиләләре бар, барысы да югары белемле. Кызлары Энҗе Яңа Чишмәдә «Ашыгыч ярдәм» станциясендә баш шәфкать туташы булып хезмәт куя. Олы уллары Илдар Түбән Камада ТАИФ та, кече уллары Илгиз – Яңа Чишмәдә нефтьче.

Бер оныклары Диләрә (Энҗе кызы) Казанда КФУ ны һәм магистратураны тәмамлап, судья ярдәмчесе булып эшләгән. Әлегә декрет ялында, малай үстерә. Икенче оныклары Айзилә (Илдар кызы) Россия олимпиадасында жиңеп, Мәскәүдә РУДН да икенче курста укый. Уллары Сәмир лицейда сигезенче сыйныфта белем ала. Илгизнең улы Адель беренче сыйныфта гына укыса да, бокс буенча кубок алган, кызлары Лиягә – өч яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Оныклары Диләрәнең улына бер яшь.

«Без инде заманында эшләдек, кеше алдында йөзебез ак булды. Бүгенге көндә балаларыбыз, оныкларыбыз уңышларына шатланып яшибез. Алар атна саен диярлек кайтып йөриләр, бакча эшләрен гел җыелып, бергәләп эшлибез. Ата-анага тагын ни кирәк?..», – ди Фидания апа. Быел октябрь аенда Хәйруллиннарның бергә яшәүләренә 52 ел тулган. «Аллага шөкер, мин язмышыма бик рәхмәтле. Ирем, пар канатым белән гомер буе бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәлгән»,– дип, булганына сөенеп яши ул.

Фидания апа 75 яшен тутырган хөрмәткә Чистай мәчетендә Коръән ашы уздырганнар. Киләсе елга исән-имин булсак, Аллаһ теләсә, Миңнулла абыйның да 75 яше тулачак икән. Аның гомер бәйрәмен дә шунда Коръән ашы укытып искә алырга исәпләп торалар алар.

Фидания Хәбибулла кызы үзе 2009-2010 елларда гарәпчә өйрәнеп, Коръән укый башлаган. «Әй, Раббым, шушы Коръәни Кәримне һәммәбезнең дә күңелләребезгә сал, илләребезгә, көннәребезгә тынычлык бир. Җитәкчеләребезгә хикмәт бир, саулык-сәламәтлекләр бир, тынычлык бир безгә. Төрле фетнәләрдән, сугышлардан, ачлыклардан, бәла-казалардан сакла. Авыру-сырхаулар бирмә, кайгы-хәсрәтләрдән имин әйлә, тәннәргә сихәт, малларга бәрәкәт, акылыбызга аеклык бир. Раббым, киң ризыклар, камил иманнар белән яшәргә насыйп булса иде», – дип, изге теләкләрен теләп яши Колмакчының «Ак әби»е.

Миләүшә Исмәгыйлева, Колмакчы авылы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев