Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Яшьлекләренә кайткандай булдылар»

Көз — табигатьнең вакыт каршысында тып-тын калып, башын игән мәле.

Көз — табигатьнең вакыт каршысында тып-тын калып, башын игән мәле. Җиргә шыбырдап алма коела. Алма исенә, көзнең үзенә генә хас булган әчкелтем яфрак исенә төренеп күркәм бәйрәм — Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Моңсу булса да, җанга рәхәтлек бирә торган көн. 

Китапханәбездә «Яшьлеккә кайту» дип исемләнгән буыннар очрашуы узды. Чара китапханәчеләр сәхнәләштергән өзек белән ачылып, җылы чыгышлар белән үрелеп барды. Кунакларыбыз үзләренең яшьлек елларына кайткандай булдылар, хатирәләргә бирелделәр. Алар шәһәрнең күз алдында матурлануын, үсүен бер горурлык белән искә алдылар.

27 нче балалар бакчасы нәниләре өлкәннәрне котларга шигырь һәм җырлар белән килгәннәр. Кул җылыларын кушып ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Өлкәннәрдән килгән илаһилык, нәниләрдән килгән ихласлылык күңелләрдә шатлык уятты. 

Быел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булуын искә алып, татар халкының милли уеннарын хәтергә төшердек. Яшь вакытларында да яратып уйнаган «Йөзек салыш», «Түбәтәй» җырлы-биюле уеннарына өлкәннәребез бик теләп катнаштылар. 

Өлкән буын — бөек педагоглар белән янәшә куярлык шәхесләр бит ул. Алар биргән тәрбия ысуллары хәзер дә үзен аклый. Балаларга бүгенге көндә әби-бабайларыбызның тәрбиясе бик кирәк. Бишек җырлары җырлап, йомшак куллары белән иркәләп, үгет-нәсыйхәт биреп торучы өлкәннәребез янәшә булса, бала киләчәктә игелекле булып үсәр. 

Хезмәтләре, тырышлыклары, улларына-кызларына, оныкларына күрсәткән игелекләре өчен безнең әби-бабайлар әйтеп бетереп булмаслык хөрмәт-ихтирамга лаек. 

Резедә Галиева, 37 нче балалар китапханәсе мөдире
Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев