Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Яшьлегем чишмәләре»

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Яшьлегем чишмәләре» түгәрәге бик актив эшләп килә.

Аның хуҗабикәсе Айгөл ханым Каюмова чараларны кирәкле темаларга багышлап үткәрә. 

«Яшьлегем чишмәләре» түгәрәгенә йөри башлагач, үзәк китапханә икенче туган йортыбызга әйләнде. Мин анда үземә яңа дус-ишләр һәм фикердәшләр таптым. Түгәрәккә йөрүчеләр арасында җылылык, татулык хөкем сөрә. Без һәрвакыт бер-беребезне сагынып, көтеп алабыз, очрашкач, хәл-әхвәлләрне сорашып, матур гына әңгәмә корабыз. 

Айгөл Каюмова — киң күңелле, көләч йөзле, тәҗрибәле, игътибарлы һәм бик тә мәрхәмәтле, үз эшен тиешле дәрәҗәдә алып баручы китапханәче. Ул үткәргән чаралар бай эчтәлекле, тирән мәгънәле, күңелле һәм файдалы була. 

Үткәрелгән чараларның берничәсен генә язып үтәм. Быел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Аулак өй», «Коймак бәйрәме», Фәнис Яруллинның тууына 85 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә, Ватанны саклаучылар көнендә тантаналы очрашу оештырылды.

Әби-бабаларыбыздан калган иң күркәм гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны искә төшереп «Аулак өй», «Каз өмәсе», «Җиз самавыр», «Серле сандык» кичәләре узды. «Нәүрүз» бәйрәме искиткеч күңелле булды. Анда күрше Башкортстан якларыннан килгән Борсай әфәнде үзенең искиткеч моңлы тавышы белән безне таң калдырды. Төркемебез көннән-көн яңа кешеләр белән тулылана бара.

Татар халкы элек-электән җырлап яшәгән, җырлап эшләгән. Иң авыр чакларда да, телләр богауланган чорларда да туган телебезне, горефгадәтләребезне саклап калган. Кичәләребездә татар халык җырлары, такмаклар яңгырый, матур биюләр башкарыла, тирән мәгънәле шигырьләр укыла, шаян мәзәкләр сөйләнә, табышмак-мәкальләр әйтелә, онытылып баручы уеннарны искә төшерәбез. Гармунчыларыбыз бик тә оста итеп гармунда уйныйлар, ә кызларыбыз — җырга-моңга оста сылу ханымнар! 

Фольклор да, татар халык иҗаты да — барысы да бездә — "Яшьлегем чишмәләре"ндә икән бит! Кичәләребез җырбию белән үрелеп бара. Кайбер осталарыбызның исемнәрен дә әйтмичә булдыра алмадым. Менә алар: Мөнҗия Хәлимова — үзе баянчы, үзе шагыйрә, үзе биюче. Чишмәдәй челтерәп аккан тавышлы һәм моңлы җырчыларыбыз: Рәхимә, Дания, Зәкия, Миңниса, Гөлфия, Дамирә, Мәрьям, Диләфрүз, Фирдәвес ханымнар.

Китапханәчеләрнең үз эшләрен төгәл итеп, җиренә җиткереп башкарулары, бик игътибарлы һәм һәрвакыт ярдәмгә атлыгып торулары, безне һәрчак көләч, мөлаем, ачык йөз белән каршы алып, озатып калулары күңелләрдә җылы хисләр тудыра. Аларда бар булган яхшы әхлакый сыйфатларны тәрбияләүдә һәм тәртипле, ихтирамлы булуларында китапханәнең бүлек мөдире Әнфисә Фәйзетдинованың да өлеше бардыр дип уйлыйм.

Без — урта һәм өлкән яшьтәге ханымнар — өй мәшәкатьләрен онытып, борчу- шатлыкларыбызны уртаклашырга, әлбәттә, китапханәче кызларыбыз янына барырга атлыгып торабыз. Күңелемә бик хуш килгән китапханәчеләр: Айгөл Каюмова — безнең өчен ул кызыбыз кебек, күркәм, йомшак холыклы, һәрберебезнең күңеленә ачкыч таба белә. Алсу Вәлиуллина — җырчы, моңлы сандугачыбыз, бик күп чараларда актив катнашучы, һәрвакыт ярдәмгә килә торган, нинди генә китап-журналлар сорап мөрәҗәгать итсәң дә җәһәт кенә эзләп табып, кулга тоттыручы. 

Язмамны йомгаклап, шунысын да искәртим: "Яшьлегем чишмәләре"нең иҗаты саекмасын, шәһәр халкы аңа күбрәк тартылсын иде. Китапханәчеләребезгә яңадан-яңа проектлар уйлап табып, аларны тормышка ашырырга насыйп булсын!

Фәнирә Шакирова, "Яшьлегем чишмәләре"нә яратып йөрүче
Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев