Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Җиһанны иңләгән Җиһанша

Күптән түгел шәһәребездә кунакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы, Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Фәнис Җиһанша (фотода) булып китте.

Көтеп алган кунагыбызның шәһәребез белән танышуны Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдән башлавы юкка түгел. Әнисе – биология укытучысы, әтисе – җәйләрен комбайн йөртсә дә, кышларын китапханәдә эшләгәнлектән Фәнис кечкенәдән китапка гашыйк. Балачакта иң яраткан китабы, бик күп серләрне үз эченә алган «Кызыл китап» булуын танылган артист, сер итеп кенә, безгә дә җиткерде.
Соңыннан бу очрашу «Ковер» яшьләр үзәгендә искиткеч җылы һәм зәвыклы кичә булып дәвам итте. Ул яшьләр үзәге булуына карамастан, мәктәп укучыларыннан башлап, җитмеш яшьлек әби-бабайларга кадәр җыелган иде. Зал, тын да алмыйча, ике сәгать дәвамында, Фәнис Җиһаншаны тыңлады. Артистның үзенә генә хас мәкам белән Габдулла Тукай шигырьләрен укуы бөтен залны әсир итте. Ә инде биргән сорауларга аның мәгънәле, шул ук вакытта кызык та, җавапларын тыңлап күзләр яшьләнде.
Иҗат әһеле театр дөньясында булган яңалыклар, алдагы планнары белән дә таныштырырга онытмады. Кунак бүләксез булмый дигәндәй, иң кызык сорау бирүчеләргә бүләкләр таратырга да онытмады (хәтта җитмеш яшьлек әби дә бүләксез калмады).
Әйе, кечкенәдән артист булырга хыялланган, алты яшьлек вакытта, Казан урамында Галиәсгар Камал театрының ул вакыттагы режиссеры Марсель Сәлимҗановны күреп, аны Гагарин белән тиңләгән, артист бүген дә үзе сызган юлдан тайпылмыйча, милләтенең, теленең бетмәслегенә ышанып, үҗәтләнеп, халкына хезмәт итә һәм, әлбәттә, телебез бетмәс. Туган телебезне, рухи кыйммәтләрне саклау һәм милли хәзинәләребезне киләчәк буынга җиткерүне үзенә максат итеп куйган Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев кебек асыл ир-егетләребез барда телебез яшәр.
Очрашу бик матур эчтәлекле итеп, җиренә җиткерелеп, күңел кылларын тибрәтеп, Татар конгрессы оешмасының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева язган сценарий буенча, аның алып баруында үтте. «Илһам» эстрада җырчысы Рөстәм Мортазинның, 38 нче «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячеләренең җырлавы, «Тамчылар» төркеменең биюе дә, кичәгә нур өстенә нур өстәде. Бүгенге көндә, шәһәребезнең гөрләп торган, «Җидегән чишмә»ләре сүнеп барганда, мин мондый очрашуларның кирәк икәнлегенә тагын бер кат инандым.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

Фото https://vk.com/tatar_nk cайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев