Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Хуҗалы этләр генә ташлана

9 февральдә чыккан «Эт кешенең дустымы?» дигән мәкалә (авторы Лилия Заһретдинова) мине кулыма каләм алырга этәрде. Мең еллар элек укый-яза белмәгән кыргый адәми затлар да эт кешенең дусты икәнлеген белгәннәр бит. Шул сорауны бүгенге заман кешеләренә бирү кирәкме? Эт, мәче балаларын балаларырыгызга уйнарга, үзегезгә карап куанырга дип аласыз да, туйгач,...

9 февральдә чыккан «Эт кешенең дустымы?» дигән мәкалә (авторы Лилия Заһретдинова) мине кулыма каләм алырга этәрде. Мең еллар элек укый-яза белмәгән кыргый адәми затлар да эт кешенең дусты икәнлеген белгәннәр бит. Шул сорауны бүгенге заман кешеләренә бирү кирәкме?
Эт, мәче балаларын балаларырыгызга уйнарга, үзегезгә карап куанырга дип аласыз да, туйгач, чыгарып җибәрәсез. Бернинди җаваплылык та юк. Кайчандыр сез сөеп-куанып үстергән хайваннар әллә кайларда адашып, ачыгып, туңып, интегеп, типкәләнеп йөриләрдер дип уйлыйсызмы соң?
Минем уйлавымча, йорттагы хуҗалы этләрне, мәчеләрне йорт өчен җаваплылар исәпкә алсыннар һәм тикшереп торсыннар иде. Хайваннарга прививка ясатылганмы, югалса - таптырырга, үлсә - ветеринар караганнан соң, үлем сәбәбе турында белешмә булуын таләп итәргә. Хуҗа кеше хайваны өчен ай саен салым түләсен. Урамга алып чыкканда көчекләрне кечкенәдән үк бауга бәйләп, авызлыклап алып чыгарга өйрәтергә кирәк. Тәртип бозучыларга, этен яки песиен чыгарып ташлаганнарга зур суммада штраф салынсын иде. Ул җан ияләренең дә бу дөньяда без, миһербансызлар кебек җылы урыннарда, ачлыктан интекмичә яшәргә хаклары бар. Алар кешегә ташланмый, чөнки ач, димәк, көчләре юк.
Кешеләргә яки йорт хайваннарына симереп бозау кадәр булган, авызлыкланмаган, бәйдән ычкынган хуҗалы этләр генә ташланалар. Болгар авылыннан укытучы-пенсионер Кәримә апаны урамнан барганда җитеш тормыш белән яшәүче кешеләрнең ике бурзае егып талаганнар иде. Ә былтыр авыл башында торучы пенсионер Әнисә апаның бакчасы башына бәйләп куйган өч бәтиле кәҗәсен шул ук авылда яшәүче фермерның биш овчаркасы буып ашаган.
Урам этләренә берәр җылы торак ясап, мәктәпләр я балалар бакчаларындагы артып калган ризыкны биргәләсәләр дә, савап булыр иде. Этләрне дә, песиләре дә атмаска, аларга алга киткән илләрдәге кебек, җылы тораклар җиткерергә, ашатып, дәвалап, тәрбияләп торырга, ә хуҗаларына яхшы гына алимент түләттерергә кирәк!
Безнең үзебезнең дә өйдә ике мәчебез бар. Урамдагыларын да ашатабыз. Алар матурлар, иркәләнергә яраталар, подъездларга чакырсаң да кермиләр, йокларга подвалга төшеп китәләр. Мәчеләрне саклап калу йөзеннән, ул подвал тишеген каплатмас өчен, торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты белән сатулаша-сатулаша, хатлар язып, җиңеп чыктым. Чөнки ул хайваннарның беркемгә дә зыяны юк. Әле күгәрченнәргә дә, каргаларга да искергән ипи кисәкләрен турап чыгарам. Без - ачлыкны кичергән буын, шуңа күрә хәлләрен аңлыйбыз. Кызым ачлык күрмәсә дә, песиләргә бирергә дип, тавык муеннарын коробкасы белән кайтарып куя.
Ә менә өеңдә көтүе белән этләр, мәчеләр җыеп асрап, үзеңә дә, күршеләреңә дә уңайсызлыклар тудырып яшәү ярый торган эш түгел. Шуңа күрә шәһәр читендәрәк, бигрәк тә этләр өчен аерым оялар ясап, аларны ачка тилмертмичә шунда яшәтүдән дә яхшысы юк.
Лира ГАБИТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X