Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Безгә язалар

Герой-шагыйрьгә дан җырлап

15 февралдә татар халкының батыр улы, мәшһүр шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Халкыбызның горурлыгы булган шәхес үзенең «Моабит дәфтәрләре» белән милли шигъриятне дөнья киңлекләрендә танытты.

Фотолар vk.com/biblioteky_nk

Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый. XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландырып, тынычлык, иминлек сагында тора.

Әйе, ХХ гасыр әдәбиятыбызның йөзен билгеләүче шәхесләрнең берсе буларак, Муса Җәлилнең шигърияте авыр сынаулар аша укучы хозурына барып иреште. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде», – дип яза шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады.

Шагыйрьнең тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып, язучының туган илне, Ватанны чиксез яратуын күрәбез. Батырның сынмас рухы, көче сокландыра. Күңелдә горурлык хисләре уята. Бүген дә яшь буын аның шигырьләрен ятлый, зур сәхнәләрдән сөйли, җырларын башкара.

Китапханәләрдә патриот шагыйрь иҗатын, тормыш юлын чагылдырган төрле әдәби күргәзмәләр эшли, квизлар, викториналар уздырыла. Моның ачык дәлиле – Муса Җәлилнең иҗатына багышланган «Батырлык юлыннан» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе.

Ел башында китапханәләр берләшмәсе тарафыннан игълан ителгән әлеге әдәби ярышның беренче турында төрле яшьтә булган 204 укучы катнашты. Шулардан 64 нәфис сүз остасы бәйгенең икенче турына узып, янәдән көч сынашып, лаеклы урыннар яуладылар.

Бәйге барышында шигырьне яттан белү, авазларны яхшы итеп әйтү, сәхнәдә үзеңне тоту, ә иң мөһиме сөйләгән вакыйганы күңел аша уздырып тамашачыга җиткерү, аны ышандыру кебек сыйфатлар каралды. Әлбәттә, катнашучылар зур әзерлек белән килгәннәр. Быел репертуарга сирәк укыла торган шигырьләр дә сайланылган.

Тик шулай да «Вәхшәт», «Кызыл ромашка», «Яшь ана» шигырьләре укучылар тарафыннан еш яңгырады. Чөнки Муса Җәлилнең әлеге әсәрләрендә дошманга карата нәфрәт, ачы күз яшьләре, Ватанга булган мәхәббәт, батырлык үрнәкләре ачык чагылдырыла. Бу исә укучыны битараф калдыра алмый. Бер үк шигырьләр укылса да, һәр нәфис сүз остасы аны үзенчә, үз йөрәк авазы белән укый.

Бәйгедә катнашкан һәр укучы – җиңүче, диясе килә. Туган илгә мәхәббәт нәкъ менә шул гамәлләрдән, язучы безгә мирас итеп калдырган иҗатны башкаларга да матур итеп, горурлык белән җиткерә белүдән башлана. Һәрберсенә иҗади уңышлар теләп калабыз. Нәфис сүз осталарын тәбрикләү 26 февраль көнне Халык иҗаты йортында узачак.

Бу шигырьләр яшьләр күңелендә тирән эз калдырыр дип өметләнәбез. Киләчәк буын Муса Җәлил иҗатын өйрәнеп, түбәндәге юлларны тормыш девизы итеп алыр дигән теләктә калабыз.

Һәр адымыңда синең туры акыл,
Көчле йөрәк эзен күрсеннәр,
Кылыч белән түгел, тугрылык һәм
Чынлык белән көчле кешеләр.
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең, маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев