Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Файдалы очрашу

5нче мәктәп укытучылары шагыйрьләр белән очрашуны зур бәйрәм итеп саный. Шул уңайдан, февраль башында «Туган телдә аралашу» дип аталган кичә үткәрдек. Анда абруйлы кунак - «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, мәктәбебездә ихтирамга лаек ветеран укытучы Анастасия Усачева чакырылган иде. Кичәбезне саф татар телендә алып бардык. Укучыларыбызның татар телендә җавап бирүләрен...

5нче мәктәп укытучылары шагыйрьләр белән очрашуны зур бәйрәм итеп саный. Шул уңайдан, февраль башында «Туган телдә аралашу» дип аталган кичә үткәрдек.

Анда абруйлы кунак - «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, мәктәбебездә ихтирамга лаек ветеран укытучы Анастасия Усачева чакырылган иде. Кичәбезне саф татар телендә алып бардык. Укучыларыбызның татар телендә җавап бирүләрен мактап, кунагыбыз аларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм үзенең «Яшьлегем кайтавазы» дигән китабын мәктәп китапханәсенә тапшырды. Балаларыбыз татар телендә шигырьләр укыдылар һәм матур-матур җырлар баш-кардылар.

Укучылар шагыйрәнең үзе белән танышып сөйләшүдән бик канәгать калды, мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итсен иде, дип теләделәр.
Вәсилә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
5нче мәктәп китапханәсе мөдире.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев