Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Чисталык үзебезнең кулларда

Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында.

Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу — балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

Шул максатны күздә тотып, без — тәрбиячеләр — балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия бирүне дә күз уңыннан читтә калдырмыйбыз. Ә моңа балаларны кече яшьтән өйрәтеп кенә ирешергә мөмкин. Без балалар бакчасында табигатьне күзәтүгә, аны өйрәнүгә, саклауга кагылышлы бик күп чаралар үткәрәбез.

«ЭкоЯз-2023» Бөтенроссия акциясе кысаларында, бакчага йөрүче сабыйлар белән берлектә шәһәр халкына үз кулларыбыз белән ясалган тирә-юньдәге табигатьне сакларга чакыручы рәсемнәр тараттык. 

Мин, киләчәктә балалар табигатькә аңлы, сакчыл карарлар, табигать ярдәмчеләре булырлар дип ышанам.

Рәфилә Хөснуллина, 66 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Фото https://vk.com/66detskiysad сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев