Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хатлар

Чәй төрләрен җыючы түбәнкамалы коллекциясендә 40ка якын чәй төре бар

Нәкъ менә шундый чәйләр генә тәмле һәм сәламәтлек өчен файдалы булып санала.

Быел «Мирас» мәдәният йортының кече залында узган Халыкара чәй көненә багышланган бәйрәмгә 40тан артык катнашучы — «Берегиня» клубы әгъзалары һәм кунаклар — үз куллары белән әзерләгән сый-нигъмәтләрен алып килгән иде.

Өстәлләрдә чәй янына төрле-төрле кайнатмалар, конфетлар, чәкчәкләр, кызыл эремчек, җиләктән ясалган каклар, төрле пироглар, өчпочмаклар, «кош телләре» һәм башка бик күп тәмле ризыклар урын алды. 

Клуб әгъзалары ирлехатынлы Алевтина һәм Иван Логуновлар мәсәлән матур итеп бизәлгән зур торт тәкъдим иттеләр. 

Чәй бәйрәме минем инициатива белән инде дүрт ел дәвамында даими рәвештә үткәрелә. Оештыру эшләрендә «Мирас» район мәдәният йорты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре зур активлык һәм игътибарлылык күрсәтә. 

Бәйрәмне мәдәният йорты директор Роза Хәсәнова ачып җибәрде. Ул «Чәй турында ниләр беләсез?» дип исемләнгән кызыклы викторина да әзерләгән иде.

Ел саен минем тарафтан яңартыла торган бай чәй күргәзмәсе катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Анда 40ка якын яхшы сортлы, дәрәҗәле, сыйфатлы чәй тәкъдим ителде. Нәкъ менә шундый чәйләр генә тәмле һәм сәламәтлек өчен файдалы булып санала. Күргәзмә барышында чәйнең тарихы, сыйфаты, дәрәҗәсе, файдасы, төрләре, кайда җитештерелүе турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук чәй пешерү, чәй ясау һәм аны дөрес саклау ысуллары белән дә таныштырдык. Матур бизәкле калай һәм фарфор банкалар да игътибарны җәлеп итте. Күргәзмә вакытында музыкаль чәй тартмалары уйнап торды. 

Аннан соң тәм-томнар белән чәй эчү дәвам итте. Матур табын янында безнең чакыру буенча килгән «Россияночка», «Сүрәкә», «Бәхет» ансамбльләре, Гүзәл һәм Надежда дуэты, Роза Морозова, Алевтина Логунова һәм башка аерым башкаручылар үзләренең моңлы җырлары белән бәйрәмебезне тагын да ямьләндерделәр. Нина Естафьева үзенең шигырьләре белән күңелләрне күтәрде. Шәһәрнең ветераннар советыннан да кунаклар катнашты.

Чынлап та, чәй табыны янында алып барылган әңгәмәләр дуслыкны ныгыта, кешеләрне якынайта һәм туганлаштыра.

Земфира Рәхимова «Берегиня» клубы житәкчесе, хезмәт ветераны
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев