Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бик тырышып әзерләнгәннәр

Шәһәребезнең 74 нче балалар бакчасында, ел саен үткәрелә торган, «Татар телен белүчеләр» муниципаль викторинасының финалы булды.

Быелгы бәйгедә 9 бакчадан 27 бала катнашып, татар телендә төрле биремнәр үтәделәр. Тәкъдим ителгән рәсемнәр буенча җөмләләр төзеделәр, мәкаль-әйтемнәрне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Милли ризыкларның исемнәрен генә түгел, аның нинди кушылмалардан торганын һәм кайсы халыкларның милли ашы булуын да әйтеп бирә алдылар. Сүз дә юк, тәрбиячеләр дә һәм балалар үзләре дә бик тырышып әзерләнгән. 

Биремнәрнең үтәлешен мәртәбәле жюри бәяләде. Викторина нәтиҗәләре буенча 74 нче балалар бакчасының «Иделъяр» командасы — 1 нче урынга, 93 нче балалар бакчасының «Әллүки» командасы — 2 нче урынга лаек булды, 3 нче урынны 83 нче һәм 84 нче балалар бакчалары командалары бүлеште.

Барлык катнашучылар да диплом һәм медальләр белән бүләкләнде. Бәйрәм флешмоб белән тәмамланды.

Мансур Ганиев, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев