Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бердәмлек тау күчерә

Соңгы елларда дөньяларыбыз шактый гына көйләнеп, тыныч, мул тормышта яши башлаган идек. Ә менә быелның февраленнән махсус хәрби операция игълан ителгәч, яшәешебезгә үзгәрешләр керде шул. Ир-егетләребез башта үз теләкләре белән контракт буенча хезмәт итәргә китсәләр, августта өлешчә мобилизация башланды.

Улым Ришат Фәхретдинов та 29 сентябрьдә хәрби хезмәткә чакырылды. Күпмедер вакыт башкалабыз Казанда, танк училищесында әзерлек үткәч, аларны беренче ноябрьдә Воронеж каласына җибәргәннәр.

Улыбызны озату үземә дә, хатыным Сәкинәгә дә, улымның гаиләсенә дә авыр булды. Бәхеткә, авылыбыз халкы кайгыда да, шатлыкта да дус-тату һәм бердәм булып яши. Ришатның махсус хәрби операциягә алынуы хакында ишетүгә, туган-тумача, күрше-күлән, авылдашлар, улымның сыйныфташлары, хезмәттәшләре («Сибур» җитәкчелеге һәм «химия»нең 4826 цехы) хәлләребезне белешеп, рухи һәм матди яктан ярдәм күрсәтергә ашыкты.

Улым авылыбызның урта мәктәбен 2007 нче елда ук тәмамлаган иде. Инде 15 ел вакыт үтүгә карамастан, директор Исхак Мөхлисов һәм мәктәп коллективы улыма матди һәм рухи булышлык күрсәттеләр. Алай гына да түгел, улым хәрби хезмәттә вакытта аның гаиләсенә ярдәм итәчәкләре хакында да белдерделәр. Ришатның элекке сыйныфташлары, класс җитәкчесе Гүзәл Нуриәхмәтова дә, бердәм, дус булып, әле һаман да үзара хәбәрләшеп торалар. Бу юлы да, улымның мобилизацияләнүе хакында ишетүгә, ярдәм кулы суздылар.

Түбән Уратманың без яши торган Мәктәп урамында күбесенчә пенсионерлар гомер кичерә. Алар да телефоннан шалтыратып, кереп-күрешеп, барысы турында да сорашып, кызыксынып тордылар. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллинга рәхмәтләрнең иң зурысы, ул һәрчак хәлебезне белешергә вакыт таба.

Дуслык һәм ярдәмчеллек шундый авыр вакытларда сынала икән. Гаиләбезгә җылы сүзләре, кулларыннан килгәнчә акчалата ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтлебез.

Улым Ришат та, повестка алуга:

«Без бармасак, кем барыр», – дип, хәрби операциягә китәргә әзерләнде. Авылыбыз халкы, туганнар, дуслар, хезмәттәшләр белән җыелышып озатканда да йөзеннән елмаю китмәде.

 

Расим Фәхретдинов, Түбән Уратма авылы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев