Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Батыр әбием турында

Камал Зыятдинова Кызыл Чапчак авылында дөньяга килгән. Дәһшәтле сугыш елларының ачысын-төчесен күп татырга туры килгән аңа.

Сугыш кырына киткәнче, авыр ирләр эшен башкарган – кырда трактор йөрткән ул. 1943 елда үз теләге белән сугышка киткән. Шул ук елның көзендә Волхов фронтындагы 44 нче укчы дивизиядә күрсәткән батырлыгы өчен «За боевые заслуги» медале белән бүләкләнгән. Нарев елгасын кичүдә, күпсанлы шәһәрләрне һәм авылларны азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә орден, күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән ул.

Сугыш беткәч исән-имин туган авылына әйләнеп кайткан. «Ул еллар бик авыр булды», – дип гел искә ала иде әби. Ул һәрвакыт Җинү бәйрәмендә көтелгән кунак иде: митингларга, мәктәпкә чакыралар иде аны. Киләчәк буынга, сугыш елларындагы михнәтле, авыр вакытлар турында сөйли иде әбием.

Ул 1998 елның 8 сентябрендә якты дөнья белән хушлашты, урыны оҗмахта булсын.

Гөлнур Ахунова, Кызыл Чапчак авылы

Камал Зыятдинова һәм аның батырлык медальлләре / Г.Ахунова фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев