Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Балалар шигырь ярата

Кем ул шагыйрь? Шигырь ничек языла? Без 7 нче балалар китапханәсе китапханәчеләре балалар өчен язучы якташ шагыйрьләр белән даими таныштырып барабыз.

Шагыйрь – кешегә кагылышлы һәрнәрсәне хисләр матурлыгына, матурлык тойгысын рухиятебезнең бердәнбер теленә әйләндерергә тырышучы, шигъриятне бүгенге дөньяның уртак теленә, килер гасырларга бездән барып ишетелерлек иң саф аваз, тарих теле дәрәҗәсенә күтәрергә омтылучы замана хыялые.

Очрашуларның чираттагысы 83 нче балалар бакчасында, «Җылы сүз» дип аталган шигъри сәгать чарасы булды. Без балаларны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илзирә Вәлиуллинаның иҗат юлы, китаплары белән таныштырдык. Мәктәпкәчә яшьтәге нәни укучыларыбызга шагыйрәнең балалар өчен язылган шигырьләрен укыдык, бергәләп күңелле уеннар уйнадык. Нәни дусларыбызга әлеге чара бик ошады. 

Лилия Гатауллина, 7 нче балалар китапханәсе 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев