Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Алдагысын уйламагач...

Бер ел элек вафат булган кордашым Исламгәрәйне искә алу мәҗлесендә аның хатыны Мәрвәрә үзләре бергә яшәгән 60 елдан артык вакыт эчендәге шатлык-лы мизгелләрне һәм ялгышларны да сөйләде. Татарстан егете Ислам-гәрәй белән алар илленче елларда Башкортстанда танышып, гаилә коралар. Бер-бер артлы уллары дөньяга килә. Кама буенда яңа шәһәр төзелә башлагач, эретеп...

Бер ел элек вафат булган кордашым Исламгәрәйне искә алу мәҗлесендә аның хатыны Мәрвәрә үзләре бергә яшәгән 60 елдан артык вакыт эчендәге шатлык-лы мизгелләрне һәм ялгышларны да сөйләде.
Татарстан егете Ислам-гәрәй белән алар илленче елларда Башкортстанда танышып, гаилә коралар. Бер-бер артлы уллары дөньяга килә.
Кама буенда яңа шәһәр төзелә башлагач, эретеп ябыштыручы Исламгәрәй, күперле кран остасы булган хатыны белән улларын алып, бирегә кайта. Бу 1967 ел була. Аларның гаиләсе Актүбәдәге будкада яши. 11нче СМУда эш күрсәткән бу гаиләгә, тиз арада өч бүлмәле квартир бирәләр.
Барысы да җайлана, әмма балалар тәрбияләү-дәге битарафлык, тормышта бары рус теле генә өстенлек итә дигән ялгыш фикер еллар узгач үзен бик нык сиздерә. Үзара русча гына сөйләшүче балаларының олысы -
уллары Фанил рус кызына өйләнә. Исламгәрәй белән Мәрвәрә каршы килмәкче булалар, әмма «кайсы милләт кызы да барыбер инде», дип әйтүче уллары белән килешмичә, ни эшләсеннәр соң?! Булачак киленнәре Валентина мулла чакырып никах укытуга каршы төшә, ә Фанилнең чиркәүгә барырга күңеле тартмый. Балалар тугач, аларга исем сайлауда да марҗа килен җиңә: берсенә - Светлана, икенче оныкка Ирина исеме кушалар.
Света үсеп рус егетенә барып, бер бала тапкач аерылыша. Әби-бабай өчен бу зур фаҗига була. Әмма алда әле тагын да авыррагы көтә... Света интернетта Италия кешесе белән танышып, әле май аенда гына чит илгә китә.
Шулай итеп, уллары Фәнил үзенең милләтен һәм телен югалткан булса, оныклары Светлана инде үз ватанын чит илгә алмаштыра. «Боларның барысына да үзебез гаепле. Икенче-өченче буын ук, тулысы белән, рус гаиләсенә әйләнде, татарлыкның бер генә сыйфаты да калмады», ди Мәрвәрә карчык..
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев