Туганыңның кадерен бел!
Ислам – Мәдинә апа белән Мәлик абыйның дүрт кыздан соң туган иркә малае булды. Иркә дип инде, сораган һәр әйберсен алып бирсәләр дә, эш дигәндә иркәләп торучы булмады үзен. Әтисе балачактан печән чабарга, утын ярырга, балта-пычкы тотарга өйрәтте.
Гел матур кием киеп йөргән егеткә апаларының кайчак ачулары чыгып, тәпәләп аткан чаклары булды. Тик әтиләре, аңа карап кына, малаен үзсендерүдән туктамады. Институтка укырга кергәндә инде Исламның ул заман өчен иң текә машина булган «тугызлы»сы, җитмәсә, чия төсендәге, бар иде. Тик озак йөри генә алмады. Шәһәрнең текә егетләре килеп: «Я безгә яхшы бәягә сатасың, я машинаңнан колак кагасың. Синең ише авыл кабартмалары йөри торган машина түгел бу», – дип кисәткәннәр, Ислам авылча гадилеге белән ышанмаган гына. Өч көннән «снимать итеп» торган квартир ишегалдында дөрләп янды машинасы.
Институтның соңгы курсында Төмән өлкәсеннән килгән курсташы Алевтинага өйләнеп тә куйды. «Әти-әни, укуымны тәмамлагач, сезнең янга кайтам», – дип йөргән егетне яшь хатын нишләткәндер дә, ничек үгетләгәндер, диплом алгач, үзенең туган якларына алып кайтып китте. Югыйсә, укырга кергәндә үк авылга кайту исәбе белән, ветеринария институтын сайлаган иде. Юлга чыгар алдыннан бер кичкә генә кайтып: «Себер якларында бераз акча эшлисе килә», – дип саубуллашып китте.
Китте дә, шуның белән туган якларын онытты да ахры, башка хәбәр-хәтере булмады. Бераз акча эшләү нияте җиде елга ук сузылды – кайтучы да, кош теле генә хәтле сәлам юллаучы да юк. Ичмасам, киленнең кайсы авылдан икәнен дә белеп калмадылар бит. Ә Себер зур... Мәлик абый бик бетеренсә дә, хатынына, кызларына сиздермәде, эчтән янды.
Ислам турында язып, аның апаларын онытып җибәргәнбез бит. Кызлар да туган нигезләрен калдырып, кайсы-кая таралышты, үзләре оя корып яши башладылар. Исламнан аермалы буларак, туып-үскән нигезләрен онытмадылар. Бәйрәмнәрдә Мәдинә апа белән Мәлик абый йорты бала-чага шау-шуына күмелеп торды. Кияүләр тырыш, эшчән, бергәләп каралты-кураны гел карап, яңартып тордылар. Уллары турында искә төшереп, әти-әнисенең авырткан яраларына кагылмадылар. Әйтерсең, ул гел булмаган. Тик иң кече апасы Рауза гына Исламның югалуы белән килешмәгән икән. Ничек башына килгәндер, институттан киленнең документларын, кай яклардан килүен сорашкан. Тегеләр «Шәхси мәгълүматларны бирмибез», – дип карышсалар да, энесе тарихын сөйләп күрсәткәч, ризалашканнар.
Башка туганнары белән сөйләшеп тормый гына, чираттагы ялында ире белән киңәшләшкәннәр дә, марҗа килен туган якларына сәфәр тотканнар. Тик институтта алган адрес буенча абыйсын да, киленне дә тапмаганнар. Әле алай гына да түгел, андый кеше яшәгәнен белүче дә булмаган. Үзенә «энемне исән булса да, үле булса да табам» – дип максат куйган апасы йөри торгач шуны белә: ул безнең якларда гына һәр авыл, аның кешеләре билгеле, ә Себер урманнарында бер төрле исемдәге кечкенә авыллар, яки урманчылар яшәгән исемсез бистәләр шактый икән. Совет заманында да, хәзер дә аларның төгәл адресларын да белеп бетерүче юк ди.
Бердәнбер энекәшен көтмәгәндә тапты ул. Интернетның кулланышка кереп кенә килә башлаган чоры: социаль челтәрләрдә Себер якларыннан кешеләр эзләп, аралашып, туганын эзләвен язгалый торгач, җавап та килде. «В нашем село есть один татарин, но вроде не подходит по возрасту», – дигән.
Рауза «өметсез – шайтан» дип, тагын Себергә юл алды. Мәктәптә укыганда татарча көрәш белән шөгыльләнгән, гер күтәргән әзмәвердәй егет урынына ярым бөкерәйгән, башында яртылаш тимер пластина, йөзе чалшайган бабайны гына тапты. Шуңадыр инде «яше туры килми» дип язганнардыр?
Киленнең сөяркәсе тарафыннан кыйналып, гарип калган Ислам туган якларына, әти-әнисе янына кайтырга хурланган. Ярый әле, кайгыдан башын эчәргә салмаган, район үзәге кебек зур авылда бер «яңа рус»ның өен карап торучы булып ялланган. Ачуланып та, үгетләп тә Рауза энекәшен туган якларына кайтырга кыстады.
Улларын исән-сау күрергә өметен өзгән карт белән карчыкның күзләреннән яшь кипмәде Ислам кайткан көннәрдә. Әтисе көн туса: «Улым, ата-анага бала нинди булса да якын. Хәтта барып чыккан өметсез наркоманнарны да әти-әни ташламый. Башың эшли, аяк-кулларың йөри – кимсенмә», – дип, улына нәсихәт бирде.
Беренче мәлдә авылдашлары күзенә күренергә оялган егет үзе дә тора-бара гариплегеннән кимсенми башлады. Кулы эшкә ята, уклаудыр, куна тактасыдар ише әйберләрдән башлап, сандыклар, тәрәзә йөз- лекләре ясауга күчте. Тиешле тәрбия булгач, гәүдәсе дә турайган кебек. Күрше авылдагы бер балалы, үзе белән бер яшь чамасындагы хатын белән танышып, никах укытканнар. Әти-әнисе бу юлы киленнең үз милләтебездән, авыл кешесе булуына бик шат, хатынның ияреп килгән баласын үз оныклары кебек кабул итәргә әзерләр.
Ничек кенә сорашсалар, төпченсәләр дә, Ислам үзе ияреп киткән хатын турында яхшыдан да, яманнан да бер сүз әйтмәде. Әйтерсең, ул бөтенләй булмаган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев