Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Туганлык җепләрен саклап

Авылыбызның ихлас, гади кешеләре турында язарга яратам мин. Бүген дә сүзем чибәр, гел елмаеп торган, мөлаем Ангелина Байрашова турында.

Ангелина Михаил кызы 1996 елның ямьле җәй аенда Олы Аты авылында туган. Әнисе Надежда Тузеева үзе Гәүрилә дәдәй кызы. Ангелина Югары Чаллы мәктәп-интернатын тәмамлап, шәһәргә килеп укырга керә. Училищеда повар-кондитер һөнәрен үзләштерә. Шушы уку йортында булачак ире Гриша белән таныша. Яшьләр икесе дә үз һөнәрләре буенча эшкә урнаша, Түбән Камада квартира «снимать» итәләр. Менә шулай тормыш түгәрәкләнде генә дигәндә, бер почмагы кителә шул, Ангелинаның әнисе Надежда нык кына авырып китә. Инсульт аяктан еккан әнисен карар өчен эшен ташларга туры килә кызга. Җитмәсә, әнисе гел «авыл» дип исләренә төшереп тора. Әни хакын хаклап, эшләрен ташлап, туган җирен өзелеп сагынган Надяны авылга алып кайталар. 

Әле авылда әнисенең авыру абыйсы Василий да бар. Авырып киткәнче аны Надя үзе караган була. Ангелинага гел я әнисе, я абыйсы янында булырга кирәк, кая да булса эшкә керү турында сүз дә юк. Бердәнбер акча табучы — Надяның апасы Лида күрше авылда фермада эшли. Озак уйлап, сайланып йөрми, Гриша вахта белән Зур Афанас авылына эшкә йөри башлый. Бик эшчән тырыш егетне авыл халкы да хөрмәт итә, эшендә дә яраталар. Ангелина белән Гриша озак кына авырган Надежданы тәрбияләп соңгы юлга озаталар. 

52 яшьлек Василийның да сәламәтлеге көннән-көн начарая: күзе сукырая, колагы да ишетми башлый. Әзмәверләрдәй, 100 килодан артык абыйсын ашату-эчертү, дәваханәгә йөртү Ангелинага кала. «Ирем җитешмәгәндә мунчага да үзем алып керәм», — ди ул. Ике туган арасындагы җылылыкны үз күзләрем белән күрергә туры килде миңа. Авылга флюорография үткәрүче машина килгәч, дәдәсе Василийның аның иңнәренә башын куеп торуыннан ике арада туганлык җепләренең нык булуын сизәргә була иде. 

Гриша да, Ангелина да бик тырышлар, авылдагы бер өмәдән, күмәк эштән читтә калмыйлар. Зиратта, чиркәүдә дә беренче булышчылар алар. Ә өйләрендәге чисталык, ихаталарындагы тәртипкә сокланмый мөмкин түгел! Шул гомерендә шактый күрсә дә, Ангелина тормыш авырлыкларына бирешми, зарлана белми, гел елмаеп тора. Каенанасы белән дә мөгамәләләре бик яхшы, үзара хәлләрен белешеп, кунакка йөрешеп, бер-берсен кадерләп, хөрмәтләп яшиләр. 

Гаиләнең бары тик бер хыялы бар — «сабый кирәк» диләр алар бер тавыштан. Аларга хыялларының чынга ашуын, кешеләргә кылган изге гамәлләренең үзләренә әйләнеп кайтуын телим.

Рәсемдә: Ангелина дәдәсе Василий белән. / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев