Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбәнкамалыларны Шәҗәрә фестивалендә катнашырга чакыралар

Гаризалар кабул ителә.

Татарстанда «Тарихта без эзлебез» республика фестиваленә гаризалар кабул ителә башланды. Бу хакта Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Берничә буын вәкилләре булган гаиләләр катнашу өчен гариза бирә ала. 20 февральдән 10 мартка кадәр фестивальнең беренче этабы Татарстанның һәр муниципалитетында, аннары һәр муниципаль округында узачак.

4 апрельдән 12 апрельгә кадәр Мөслим, Зәй, Әлки, Балтач, Чүпрәле муниципаль районнарында һәм Казанда зона этабы үтәчәк.

Конкурс программасы ике блоктан тора: үз кулларың белән әзерләнгән милли гаилә ризыклары күргәзмәсе һәм «Минем гаиләм, минем нәселем!» бәйгесе. Анда һәр команда үз тамырлары турында теләсә нинди форматта сөйләргә тиеш. Бу традицион бию, җыр, театральләштерелгән спектакль, хәтта гаилә милли костюмы презентациясе булырга мөмкин.

Татарстанда Шәҗәрә фестивале бишенче тапкыр уздырыла. Чара Россия халыкларының милли гореф-гадәтләрен сакларга һәм үстерергә, буыннар арасында элемтәләрне ныгытырга, шулай ук төрле яшьтәге кешеләрдә республика һәм үз гаиләләре тарихына кызыксыну уятырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев